Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Шах һәм мат куярга Комсомолец мәктәбендә өйрәтәләр

Атказанган спорт мастеры, халыкара гроссмейстер Тигран Петросян белдерүенчә, «Формасы буенча шахмат ул - уен, эчтәлеге буенча - сәнгать, ә уйнарга өйрәнү авырлыгы белән - ул фән». Үзем әлеге спорт төре белән шөгыльләнмәсәм дә, Комсомолец урта мәктәбенең «Яшь шахматчы» түгәрәгенә йөрүче балалар турында белгәч, алар турында язарга алындым. Әлеге җыенга 7дән...

- Ниһаять килеп җиттегез, сезне балалар белән көтәбез инде без, - дип якты йөз белән каршы алды мине «Яшь шахматчы» түгәрәге җитәкчесе, югары квалификацияле укытучы Хәмдия Сыйразова. Мин килгәндә балалар җыелышып, бер-берсе белән ярыш үткәрәләр иде. Кем бүген беренче булыр? Шах белән мат куеп буламы? Алар ашыкмыйча, һәрбер йөрүне кат-кат уйлап, уенга бирелеп утыралар иде. Мин исә түгәрәк турында Хәмдия Галихановна белән сөйләшергә ашыктым.

- Түгәрәккә барлыгы 15 бала йөри. 6нчы сыйныфта укучылар тәнәфес вакытларында яныма кереп йөрсәләр, 2 нче сыйныфлар белән әле беренче ел гына шөгыльләнә башладык, - дип сүзен башлады Хәмдия Галихановна. Түгәрәк оештыру теләге белән ул 2005 нче елдан ук янып йөргән. Яр Чаллыдагы шахмат-шашка клубында үткәрелгән өйрәтү семинары аңа этәргеч була. Бу чарада Хәмдия Сыйразовага сертификат бирелә һәм ул «Яшь шахматчы» түгәрәген оештырып җибәрергә алына.

- 2006 нчы елда ШШКда шахмат турниры үткәрелде. Ул вакытта миндә шөгыльләнүче Илмир Хәертдинов анда III урын алгач, шатлыгым эчемә сыймады. Аннары 2010 нчы елдан түгәрәк үткәрә башладым. Горурланырлык балаларым бар һәм булачак, - дип сөйләде Хәмдия Галихановна.

Шундый балаларның берсе - 6 нчы сыйныф укучысы Диана Дилмөхәммәтова. Яр Чаллының шахмат-шашкалар клубында Тукай районы буенча үткәрелгән турнирларда бу кыз күп тапкырлар призлы урыннар яулап алган.

- Мине шахматка бәләкәй чактан ук әнием өйрәтте. Ә әлеге түгәрәккә 2009 нчы елда килеп эләктем. Бик ошый, бик канәгатьмен, - диде Диана.

Хәмдия Галихановнаның горурлыклары дип, шулай ук 6 нчы сыйныфта белем алучыларны Андрей Лобов белән Камилла Шиһапованы әйтеп китәргә була. Алар ел саен үткәрелә торган турнирларда катнашып, җиңүләргә еш ирешә. Бу балалар яшьтәшләре белән генә түгел, ә үзләреннән күпкә зуррак кешеләр белән дә көч сынаша икән.

- Шахмат белән шашканың икесен дә яратам, ләкин барыбер шашкага өстенлек бирәм. Минем ул әйбәтрәк килеп чыга. Бу өлкәдә җиңүләрем дә бар, - дип әйтеп калырга ашыкты Камилла. Әйтик, 2011 нче елда шашка буенча уздырылган район беренчелегендә 1999нчы елгы балалар һәм аннан да яшьрәк булган категориядә Камилла I урын алган.

6нчы сыйныф укучылары җиңүләре турында горурланып сөйли алса, кечкенәләргә әле алардан өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Ләкин хәзер үк бу балаларга укытучылары зур өметләр баглый.

- Әле былтыр җәй генә шөгыльләнә башладым. Миңа нык ошый. Бөек Каспаров, Карпов кебек буласым килә! - дип ашкынып әйтте миңа 2 нче сыйныф укучысы Айнур Сәләхов.

«Яшь шахматчы» түгәрәгендә балалар атнасына бер тапкыр шөгыльләнә. Килү белән апалары аларны теория белән таныштыра. Алар монда нинди фигураның ничек йөргәнлеген өйрәнәләр. Мин килгәндә интерактив тактада пешка, ат, фил, ладья, ферзь фигураларының ничек йөргәнлеген кабатлыйлар иде. Ә соңыннан исә бер-берсе белән ярыша-ярыша уйнарга тотындылар. Мин Хәмдия Галихановна белән сөйләшә генә башлыйм, «Апа, мин җиңдем», «Мат куйдым», «Апа, мин хәзер кем белән уйныйм?» дип балалар укытучылары яныннан китмәде дә диярлек.
Балаларның шуның кадәр үҗәт булуларын әйтеп китмичә булдыра алмыйм. Алар зур кызыксыну белән шахмат-шашка серләренә төшенә. Франция математигы һәм фәлсәфәчесе Блез Паскаль белдерүенчә, «Шахмат - ул баш миенә гимнастика». «Яшь шахматчы» түгәрәгенә йөрүче балалар да кечкенәдән үк һәрбер нәрсәне уйлап эш итәргә, куелган сорауларга ашыкмыйча җавап табарга өйрәнәләр. Алга таба да яраткан шөгыльләрен ташламыйча, куелган максатларына ирешерләр дигән теләктә каласы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђгариф