Район мәктәпләренең узган елгы эшчәнлеге буенча рейтингы
Рейтингны 43 муниципаль район һәм 2 шәһәр округы буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы әзерләде.
Рейтинг үткән уку елының эш нәтиҗәләренә нигезләнеп һәм белем бирүнең, тәрбия эшләренең, милли белем бирүнең, сәләтле балалар белән эш алып баруның сыйфатына, балалар иминлеген саклау буенча эшчәнлекнең, кадрларны үстерүнең торышына карап төзелгән. Тукай районы мәктәпләре арасында аерым рейтинг эшләнгән. Аны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
Гомуми белем бирү һәм үстерелгән дәрәҗәдәге мәктәпләрнең рейтингы
№ |
Мәктәп исеме |
Гомуми белем бирү оешмасының баллар суммасы |
Рейтинг коэффициенты |
1 |
Түбән Суыксу |
119,00 |
1,45 |
2 |
Мусабай Завод |
100,00 |
1,22 |
3 |
Биклән |
96,00 |
1,17 |
4 |
Иске Абдул |
95,00 |
1,16 |
5 |
Бәтке |
87,00 |
1,06 |
6 |
Теләнче Тамак |
87,00 |
1,06 |
7 |
Мәләкәс |
80,00 |
0,97 |
8 |
Кнәз |
78,00 |
0,95 |
9 |
Кече Шилнә |
78,00 |
0,95 |
10 |
Күзкәй |
77,00 |
0,94 |
11 |
Яңа поселогы |
72,00 |
0,88 |
12 |
Калмаш |
71,00 |
0,86 |
13 |
Борды |
70,00 |
0,85 |
14 |
Шилнәбаш |
67,00 |
0,81 |
15 |
Новотроицкое |
60,00 |
0,73 |
16 |
Комсомолец пос. |
60,00 |
0,73 |
17 |
Круглое Поле пос. |
59,00 |
0,72 |
Шулай ук, 2016-2017 уку елының нәтиҗәләренә нигезләнеп, авыл мәктәпләре арасында иң яхшы 100 мәктәп билгеләнгән. Аңа Тукай районының Кнәз һәм Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәпләре кергән. Алар 100 иң яхшы мәктәп арасында 59нчы һәм 72нче урыннарда торалар. Монда БДИ баллары исәпкә алынган. Шулай ук олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары, аттестат алмаучы укучылар саны да күздә тотылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев