Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район мәктәпләре укучылары Чаллыга экскурсиягә барды

Район мәктәпләреннән бер төркем укучылар Чаллы тимер юл станциясенә килеп туктаган, махсус вагонга урнашкан күчмә күргәзмә-лекция комплексы белән танышып кайтты. Бу чарада 400дән артык укучы катнашты.

«Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыятенең бу уникаль күчмә поезды 2011 елның август аеннан илебез тимер юл челтәрләре аша сәяхәт итә, аның эчендә төрле алдынгы Россия һәм чит ил компанияләренең инновацион проектлары күрсәтелгән.

Поезд составында 12 вагон, шуның 9ында күргәзмә проектлар урнаштырылган. Әлеге вагоннарда илебез тимер юлларының барлыкка килү тарихы, аның үсеше һәм заманча инновацион проектлар, технологияләрнең Россия тимер юлларында кулланылышын күрсәтүче тематик экспозицияләр куелган. Моннан тыш, күчмә состав һәм юллар техникасы, тимер юл инфраструктурасы, энергияне әз тота торган системалар, тренажер машиналарның үзенчәлекле модельләре дә урнашкан. Бер вагон исә конференция һәм лекцияләр үткәрү өчен билгеләнгән, монда 3D форматында видеороликлар карау мөмкинлеге дә бар. Поездда «Россия тимер юллары» җәмгыятенең продукциясеннән башка «Росатом», «Роснано» дәүләт корпорацияләре, чит ил фирмаларының проектлары да урын алып тора.

2012 ел башында күргәзмә поезд проектының катнашучылары үзләренең экспозицияләрен яңарткан. Әйтик, уникаль поезд составына яңа «Автоматика, телемеханика һәм элемтә. Күчерү процессы белән идарә итү» дип аталган экскурсион вагон да өстәлгән.

Күргәзмә поезд штатында 16 кеше исәпләнә. Алар арасында югары квалификацияле белгеч-экскурсоводлар бар. Әлеге күчмә күргәзмә-лекция комплексы - күп кенә премияләр, дәрәҗәле конкурслар лауреаты.

Әлеге уникаль күргәзмә поездны районыбызның 17 мәктәбеннән килгән укучылар үз күзләре белән күрә алды. Әйтик, Бикләннән уникаль поездны карарга IV, VI сыйныфларда укучы балалар килгән иде. Аларга аеруча машинист кабинетын карау, анда булган җиһазларны үз күзләре белән күрү, тотып карау ошады. Ә менә Комсомолец поселогының XI сыйныф укучылары күбрәк тиз йөри торган поездларның макетларын кызыксынып карады. Экскурсоводларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды. Шулай ук махсус тренажерларга утырып, үзләрен поезд машинисты һәм "КамАЗ" шоферы итеп сынап карый алды. Гомумән, бу мавыктыргыч экскурсиядән балалар бик канәгать калды.

- Ул балаларның кызыксынып тыңлаулары, сораулар бирүләре - гел әйтеп бетергесез булды. Күргәзмәдә күрсәтелгән локомотив макетларының ясалма тимер юллар аша йөргәнлеген күргәч тә, шатлыклары эченә сыймады. Элек мондыйны бер дә күрмәгәч, бигрәк тә кызык булды. Балалар гына түгел, укытучылар да үзләренә күп кенә файдалы мәгълүмат алды, - диде район мәгариф бүлеге мәктәптән тыш тәрбия эшләре үзәгенең бүлек мөдире Юлия Хөсәенова.

Укучылар поезд вагоннарында урнаштырылган макетларны, андагы җиһазларны фотога төшерергә ашыкты, күргәннәре турында бер-берсе белән шундук бәхәс корды. Бу кызыклы экскурсия турында әле озак кына искә алырлар балалар, бара алмаган дусларына, яшьтәшләренә сөйләрләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экскурсия