Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Парталар артында – әти-әниләр

Бу атнада район мәктәпләренең тугызынчы һәм унберенче сыйныфларында укучыларның әти-әниләре рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карады. «Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» дип аталган бөтенроссия акциясе быел беренче тапкыр уздырылды. Чарада безнең районнан 50 әти-әни катнашты.

Акция мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итүнең федераль хезмәте карары нигезендә үткәрелде.

Имтихан биреп карарга теләгән барлык әти-әниләр ул көнне балаларының сынау үтәчәк урынына - Яңа поселогы урта мәктәбенә җыелды. Алар БДИ тапшыру пунктына кергәндә үк металл эзләү кабинасы аша үттеләр. Кайберләренә кире борылырга да туры килде - киемнәрендә металл яки башка шундый ярамас әйберләр булганнарны «ишек» эчкә уздырмады. Алар «металларын» калдырып, кулларына паспорт һәм каләм генә тотып, кабинадан кабат керделәр. Аннары 50 әти-әни, дүрт кабинетка таралып, тест биремнәрен эшләргә утырдылар. Кабинетларда, укучыларның имтиханындагы кебек үк, видеокамера эшләп торды, эш барышын күзәтчеләр тикшерде. Биремнәрне дә кабинетка кергәч кенә ачтылар. Имтиханда барлыгы 15 сорау иде, шуның иң соңгысы - иҗади бирем, рус теленнән инша язу. Әти-әниләргә барлык биремнәрне үтәү өчен 40 минут бирелде. Вакытның бер генә минутын да югалтмаска тырышып, әти-әниләр эшкә тотынды.

Күпчелек ата-аналар имтиханнан вакыт аз булды, дип чыкты. Кемнәрдер, 40 минутны көтмичә, эшләрен иртәрәк тә тапшырды. Кабинетка кереп китәр алдыннан барысының да йөзендә борчылу, бераз курку да чалынды. Кемдер кызым яки улым белән әзерләндек дип җавап бирде, кемдер китап-дәфтәр тотып карарга бөтенләй вакыт булмады, диде. Биремнәрне эшләп чыкканнан соң, өсләреннән зур эш төшкән кебек, барысы да җиңел сулап куйды.

Яңа поселогыннан Гөлнара Хөсәенова - шушы мәктәпнең 11нче сыйныфында укучы Сөмбелнең әнисе. «Әлбәттә, тестлар безнең өчен җиңел түгел. Ә балаларыбыз көн саен әзерләнә, консультацияләргә йөри, репетиторлар белән эшли. Бәлки алар өчен җиңелрәктер. Бездә унберенчене тәмамлаучылар бишәү генә. Барысына сынауларда уңыш елмаюын, дөрес юл сайлап, бәхетле тормыш итүләрен телим», - дип үз фикерен белдерде ул.

Боерган авылыннан Нәзилә Арсланованың улы Илдан быел мәктәпнең тугызынчы сыйныфын тәмамлый. Инде кайсы фәннәрдән сынау тапшырасын да хәл иткән, тугызынчыдан соң һөнәри уку йортына керергә карар кылган. «Улыбыз өчен борчылабыз, үзебезчә тынычландырабыз. Им-

тиханнарны алдан биреп карауда катнашты, нәтиҗәләре начар булмады», - диде Нәзилә ханым.

Калмиядән Гөлшат Тимербаева исә ул көнне тугызынчыда укучы кызы Ләйсән урынында булып карады. «Кызым педагогия училищесына барырга ниятли. Имтиханнарга ныклап әзерләнә. Бүгенге сынауга килер алдыннан кызым мине дә бераз «әзерләде» - БДИ сайтына кереп карадык. Бүгенге чара балаларыбызның сынау алдыннан ниләр кичерүен аңлар өчен, чыннан да, кирәктер бәлки», - диде Гөлшат.

Әти-әниләрнең Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру акциясендә район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров та катнашты һәм барлык 15 биремне дә эшләп чыкты. Дөрес, әле аның олы кызы Зәлия хәзергә өченче сыйныфта гына. БДИны Рөстәм Илдусович район мәгариф идарәсенең кураторы буларак биреп карады. «Әлбәттә, имтиханга керер алдыннан борчылу булды. Соңгы биремгә - инша язуга вакыт аз калды. Шулай да эшләдем анысын да. Имтиханга әзерлекне чыгарылыш сыйныфына җиткәч кенә түгел, мәктәпкә укырга килгән көннән үк башларга кирәк икән. Башыннан ук аңлап бармасаң, тестларны чишеп булмый. Укучыларның имтихан бирү вакытына күп калмый. Барысының да сынауны уңышлы үтүләрен телим», - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев