Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Очрашасы иде, сыйныфташлар

Быел Күзкәй урта мәктәбен тәмамлавыбызга 55 ел тулды.

Без егерменче чыгарылыш укучылары идек. Урта белем турында аттестатлар алдык та, төрлебез төрле якка таралыштык. Шөкер, барыбыз да тормышта үз урынын тапты. Без - сугыш еллары балалары - сабый чактан ук чыныгып, эшләп үскәнгәме, ил тоткасы булырлык кешеләр булдык. Арабызда, ә без 1957 елда иллегә якын кеше укыдык, кыек юлга басучы, кырын эш белән мәктәбебез, укытучыларыбыз йөзенә тап төшерүчеләр булмады. Төрле һөнәрләр алып, илгә-көнгә намуслы хезмәт иттек, балалар үстердек. Пенсия яшенә җиткәнебезне сизми дә калганбыз. Мөгаллимнәребезнең күбесе, сыйныфташларыбызның кайберләре якты дөньяда юк инде. Җир астында юллар юк. Исән чакта бер очрашасы килә, сыйныфташлар. Аралашып, киңәшләшеп бер очрашыйк әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Књзкђй урта мђктђбе сыйныфташлар