Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәгариф министры Тукай районында белем бирү учреждениеләре эшчәнлеге белән танышты

Бүген ТР премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Тукай районына эшлекле сәфәр кысаларында Тукай муниципаль районы белем бирү учреждениеләре эшчәнлеге белән танышты. Энгель Нәвапович Новотроицкое авылында мәктәп һәм балалар бакчасында булды. Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев әлеге авыл җирлегендә мәктәпкә дә, бакчага да балалар өчен...

Бүген ТР премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Тукай районына эшлекле сәфәр кысаларында Тукай муниципаль районы белем бирү учреждениеләре эшчәнлеге белән танышты.

Энгель Нәвапович Новотроицкое авылында мәктәп һәм балалар бакчасында булды. Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев әлеге авыл җирлегендә мәктәпкә дә, бакчага да балалар өчен өстәмә урыннар ихтыяҗы зур булуын искәртте. Бүгенге көндә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә 83 бала йөри, ә норматив буенча - 75 урын. 2017 елда балалар бакчасыннан мәктәпкә 25 бала озатылачак. Яңа төркемгә исә 45 бала килер дип көтелә. Район җитәкчелеге "Балкыш" балалар лагере бинасын, реконструкция ясап, белем бирү учреждениесе итеп үзгәртүне сорый. Ә лагерьны Иске Дөреш авылына күчерү мөмкинлеге бар.

Министр әлеге мәсьәләне үз күзәтүенә алуны белдерде һәм балалар уңайлы шартларда белем алырга тиешлеген ышандырды.

Соңыннан Энгель Фәттахов Иске Ерыклы авылына юл тотты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев