Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мерәс балалар бакчасында туган тел бәйрәме үтте

Тукайның тууына 126 ел тулуга багышлап, Мерәс авылы балалар бакчасында "Тукай яши безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде.

Бәйрәмгә алдан ук әзерләнеп, шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштык, шигырьләр, җырлар өйрәндек, рәсем конкурсы үткәрдек.

Реклама

Бәйрәмебез мәдәният йортында "Шүрәле аланы"нда дәвам итте. Сәхнәләштерелгән "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк", "Су анасы" әсәрләрен балалар шулкадәр оста итеп уйнап күрсәттеләр. Кунак булып килгән Шүрәле дә бәйрәмгә тагы да күңеллелек өстәде. Кичәбез искиткеч күңелле итеп үткәрдек, ахырдан барыбыз бергә "Туган тел" җырын башкардык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукайның 126 еллыгына

2
X