Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсенә җыела

24 августта Яр Чаллының "Энергетик" мәдәният сараенда район күләмендә мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе үтә. Быел ул "Уңышка ирешкән шәхес формалаштыру механизмы буларак төп һәм өстәмә белем бирүне берләштерү" темасы астында үтә. Киңәшмәгә һәр елдагыча авыл җирлекләре, предприятие-оешма башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре дә чакырыла. Ә 18 августта, узган шимбәдә, район җитәкчесе Васил...

24 августта Яр Чаллының "Энергетик" мәдәният сараенда район күләмендә мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе үтә. Быел ул "Уңышка ирешкән шәхес формалаштыру механизмы буларак төп һәм өстәмә белем бирүне берләштерү" темасы астында үтә. Киңәшмәгә һәр елдагыча авыл җирлекләре, предприятие-оешма башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре дә чакырыла.

Реклама

Ә 18 августта, узган шимбәдә, район җитәкчесе Васил Хаҗиев һәм мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев Мамадыш шәһәрендә үткән республикакүләм конференциядә катнаштылар. "Дәрестән тыш мәктәп" темасын үз эченә алган бу киңәшмәдә балаларны тәрбияләүдә һәм белем бирүдә замана таләпләренә җавап бирерлек шартлар булдыру, укытуның дәвамы буларак дәрестән тыш эшләргә игътибарны юнәлтү, балаларның мәшгульлеген тәэмин итү, һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирү, мөгаллим һөнәренең дәрәҗәсен күтәрүдә эшне камилләштерү һ.б. мәсьәләләр күтәрелде. Кунаклар шулай ук Мамадышта 1 сентябрьдә ачылачак яңа гимназия, андагы шартлар белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: август киңәшмәсе Мәгариф хезмәткәрләре мђгариф

2
X