Круглое Поледа – шигырь бәйрәме
Круглое Поле мәдәният йортында Тукай көннәренә багышлап "Күңелебез бизәге" дип аталган зур бәйрәм оештырылды. Чарада мәктәп укучылары белән берлектә "Шүрәле" әкияте театральләштерелде.
Тукайның тормыш юлы презентация рәвешендә күз алдыннан үткәрелде. Кичә җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды.
Китапханәдә дә Тукай иҗаты һәрвакыт игътибар үзәгендә. Биредә шагыйрьгә багышлап әдәби укулар уздырылып тора, китап укучылар игътибарына күргәзмәләр тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев