Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кнәз авылының яшь рәссамнары үз иҗатын Бөек Җиңүгә багышлый (фото)

Кнәз урта мәктәбендә укучыларның эшләреннән төзелгән, "Бөек Җиңүгә багышлана..." дип аталган рәсемнәр күргәзмәсе ачылды. Ул якынлашып килүче Бөек Ватан сугышында җиңү бәйрәменә туры китереп оештырылды. Күргәзмәдә 7 сыйныф укучыларның төрле жанрларда эшләнгән рәсемнәре куелган. Анда портретлар да, сугыш тематикасы да , тарихи күренешләр дә урын алган. Шулай ук арада күргәзмәне...

Кнәз урта мәктәбендә укучыларның эшләреннән төзелгән, "Бөек Җиңүгә багышлана..." дип аталган рәсемнәр күргәзмәсе ачылды. Ул якынлашып килүче Бөек Ватан сугышында җиңү бәйрәменә туры китереп оештырылды. Күргәзмәдә 7 сыйныф укучыларның төрле жанрларда эшләнгән рәсемнәре куелган. Анда портретлар да, сугыш тематикасы да , тарихи күренешләр дә урын алган. Шулай ук арада күргәзмәне оештыручы, рәсем сәнгате буенча югары категорияле укытучы Лилия Хөрмәтуллинаның эшләрен дә күрергә мөмкин.

"Бу чараны үз гомерен кызганмыйча, соңгы сулышына кадәр Ватанны саклаган әби-бабаларыбызга хөрмәт йөзеннән оештырдык. Бу - безгә җиңү бүләк иткән кешеләр өчен башкара алган гамәлләрнең иң кечесе", - дип аңлатам мин балаларга сугыш темасын үткәндә. Үз эшләрем белән катнашуым аларга үрнәк булыр дип ышанам, дип хәбәр итә Кнәз авылы мәктәбенең рәсем сәнгате укытучысы Лилия Хөрмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев