Күңелләрдә яз җылысы
Без, бәйрәм якынлашкан көннәрдә Бәтке авылында урнашкан «Аленушка» балалар бакчасында булып, сабыйларның әлеге күркәм бәйрәмгә ничек әзерләнүләрен күреп кайттык. Алай гына да түгел, балаларның әниләренә әйтәсе ягымлы сүзләрен, матур теләкләрен, ятлаган шигырьләрен видеога төшердек. Әлеге видеоязмаларны сез «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми сайтыннан (http://tukai-rt.ru/) карый аласыз.
Без килгәндә балалар әниләренә бүләккә кәрҗин ясап утыралар иде.
- Бәйрәм уңаеннан һәрбер төркемдә балалар иртәләре булачак. Сабыйларның әниләре, әбиләре, апалары киләчәк. Бәйрәм ахырында балалар кадерле кешеләренә үз куллары белән тырышып ясаган бүләкләрен тапшырачаклар. Күңелне кузгата торган мизгелләр була ул, - ди «Аленушка» балалар бакчасы мөдире Лилия Хәмидуллина.
Балалар үз эшләрен тәмамлагач, без видео төшерергә керештек. Сабыйларның дулкынлануын, нәрсә әйтәселәрен җентекләп уйлауларын, алдан өйрәнеп утыруларын күрсәгез! Араларында иң кыю - 5 яшьлек Алия булды. Ул әнисе Фирдәүсәгә «Әни кирәк» дип исемләнгән шигырьне әзерләгән. Алга таба әнисе Жаннага үз теләкләрен 6 яшьлек Кирилл Шишкин белдерде. Ә 6 яшьлек Полина Портнякованың әнисе - Лилия хәзерге вакытта энекәше Марк белән өйдә утыра икән. Яраткан әнисе өчен Полина да шигырь әзерләгән, бәйрәм белән дә котлады. Әмир Газизов укытучы булып эшләүче әнисе Оксанага эшендә уңышлар гына теләде. Шушы балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләүче Екатерина Демидованың кызы - 5 яшьлек Валерия бер дә югалып калмады. Менә дигән итеп үзе белән дә таныштырды, әнисенең эш урынын да атады, шигырен дә сөйләде. 6 яшьлек Гадел Вафин иң изге теләкләрдән соң, әнием «йорт хуҗасы» булып эшли дип шаяртты. Ә 5 яшьлек Кристина Михайлова әнисе Иринага кат-кат ныклы сәламәтлек теләде.
Балаларның аналарына карата мәхәббәтләре, сәләтләре бик сөендерде, шушы яз җылысыннан кала, күңелләргә тагын ниндидер яктылык бөркелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев