Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Исемнәрен хезмәт белән бизәгән мәрхәмәтле укытучылар

2 октябрь, чәршәмбе көнне, район хакимияте бинасының ашханәсендә, Өлкәннәр һәм Укытучылар көне уңаеннан, ветеран укытучыларны тәбрикләү тантанасы булды. Бу көнне сыйлы өстәл артында гомерләрен үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләүгә багышлаган мөхтәрәм ветеран мөгаллимнәрне Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев котлады.

- Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Балаларны белемле итүгә багышлаган тырыш хезмәтегез өчен мең рәхмәт. Барыгызга да сәламәтлек, рух ныклыгы, бәхетле имин көннәр телим, - диде Рамил Робертович.
Кичәгә Укытучы дигән олы исемгә лаек булган хөрмәтле ветеран укытучылар җыелган иде. Роза Латыйпова район мәгариф бүлегендә методист булып эшләгән, күп еллар кичке мәктәпне җитәкләгән. 40 елга якын эш стажы булган Гөлнур Сагандыкованы да районда белмәгән кеше юктыр! Бу ханым 20 ел буе мәгариф бүлегендә методик кабинетны җитәкләгән, ел ахырында уздырыла торган август киңәшмәсендә «Чын күңелдән» дигән котлау өлешен булдырып, аны алып барган. Илсөяр Вахитованың да эш стажы 40 елга исәпләнә. Илсөяр Хәйретдиновна үзенең кичәдәге чыгышында укытучы булып эшләгән елларын искә төшерде.
- Кече авылларда элек 32 башлангыч мәктәп бар иде бит, шуларны елына икешәр тапкыр кар-буран, яңгыр, салкын булуга карамастан йөреп чыга идем. Хәзер исә боларның барысын да сагынып искә алам, - диде ул.
Фәридә Шәрипова балалар бакчалары буенча методист булып эшләгән, бүгенге көндә дә тәҗрибәсен яшьләргә тапшыру максатыннан үз эшен педагогия институтында дәвам итә. Земфира Нәгимуллина да - хезмәт юлын балалар бакчасында башлаган хөрмәтле тәрбияче. Ул Биклән авылының «Әллүки» бакчасы мөдире булып эшләгән, аннан 14 ел буе район мәгариф бүлегендә хезмәт куйган. Моннан тыш, Земфира Николаевна җырларга, биергә ярата, һәм гармунда уйный. Разия Колчерина балигъ булмаган балаларның хокукларын яклау өлкәсендә хезмәт иткән, тормыш иптәше Григорий Иванович белән (23 ел мәгариф бүлеге мөдире булган, инде мәрхүм) кулга-кул тотынышып, мәгариф өлкәсе үсешенә күп көч куйган кешеләр. Әлфия Сафина да үз хезмәтен яратып башкарган, бүген исә ул - кадерле әни, яраткан әби. Кичәдә шулай ук күптән түгел генә 75 яшьлек юбилеен билгеләп үткән математика укытучысы Фәимә Хәсәнова да бар иде. Кадрлар буенча белгеч булып эшләгән Наилә Никитинаны да һәркем акыллы киңәшләр бирүче, үз хезмәтен яратып башкаручы хезмәткәр буларак белә. Әле алай гына да түгел, һәрвакыт белемгә омтылучы, хәрәкәт яратучы Наилә Бариевна җәй айларында Биклән авыл хуҗалыгында да эшли. Чакырылган кунаклар бу көнне рәхәтләнеп аралаштылар, үткәннәре белән уртаклаштылар. җыелган кунакларга үзенең моңлы җырларын тальян гармунга ияреп астында Рәфикъ Дәминов бүләк итте. Кичә күмәк фотога төшү белән тәмамланды.
P.S. Материал язганда муниципаль районның рәсми сайтында урнаштырылган язма кулланылды. Күркәм чарадан фотоларны "Якты юл" газетасының рәсми сайтыннан (www.tukai-rt.ru) карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф Мәгариф хезмәткәрләре