Яңа посёлогында чыгарылыш кичәсе узды
Яңа посёлогы мәдәният йортында районыбызның гомумбелем бирү мәктәпләренең 11нче сыйныфын тәмамлаган укучыларның чыгарылыш кичәсе булды. Җирлегебез мәктәләрен тәмамлаган укучыларга район башлыгы Камил Нәҗмиев өлгергәнлек аттестатлары тапшырды.
Район башлыгы укучыларны гомер буе истә кала торган зур вакыйга белән тәбрикләде, изге теләкләрен җиткерде:
"Бүген район җирлегендәге гомумбелем бирү мәктәпләренең 11нче сыйныфын тәмамлаган 54 укучыны олы тормыш юлына озатабыз. Төрле фәннәрдән, төрле дәрәҗәдәге олимпиадалар призёрлары, медалистлар, спортта, сәнгать буенча зур уңышлар яулаган укучыларыбыз кулларына өлгергәнлек аттестаты алалар. Кадерле балалар! Сез 11 ел буе тырышып белем алдыгыз. Матур нәтиҗәләргә ирештегез. Биредә утыручы һәммәгез дә зирәк һәм зиһенле булуыгыз, тырышлыгыгыз аркасында төрле фәннәрдән олимпиадаларда, спорт ярышларында зур уңышларга ирешеп әти-әниләрегезне, укытучыларыгызны, безне сөендердегез. Сез, кадерле балалар, илебезнең - киләчәге. Бүгенге чыгарылыш кичәсендә сезгә уңышлар телим. Гаиләләрегезгә, илгә-көнгә, җәмгыятькә игелек күрсәтүче чын гражданнар булыгыз. Шулай ук бу истәлекле көндә балаларга белем һәм тәрбия биргән укытучыларга, кызларына-улларына яхшы тәрбия биргән әти-әниләргә зур рәхмәт. Балалар! Без сезнең белән горурланабыз. Алга таба да илебезнең горурлыгы булыгыз! Һәрберегезгә дә куйган максатларыгызга ирешергә язсын", - диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев