Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Хөрмәтле мөгаллим алдында баш иям

Шимбә көнне укытучылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Күпме җылы сүзләр, чәчәк бәйләмнәре кабул итәчәк алар. Шундый уйларга ияреп, мин дә үземнең яраткан укытучым турында язарга уйладым.

Гомерен ана теле нигезләрен укытуга багышлаган Эльвира Нуретдинова үз һөнәрен яратып, бөтен көчен һәм тырышлыгын биреп башкара. Чын укытучы ул, диләр андыйлар турында. Белем багажы бай, тәҗрибәсе сокланырлык, үрнәк алырлык.

Эльвира апаның йортына килеп кергәч тә, монда уңган кеше яшәгәненә янә бер инанасың. Һәммә җирдә матур гөлләр үсеп утыра, өйнең стеналарындагы чәчәкләр төшерелгән рәсемнәрдән дә җылылык, нур иңә сыман.

Эльвира Роберт кызы тумышы белән Мусабай-Завод авылыннан. Сабый чакта ул артист булырга хыялланган. Укыган чакта мәктәптә узган кичәләрдә кечкенә йолдыз булып балкыган. Югары сыйныфларда исә, әти-әнисе сүзен тыңлап, укытучы һөнәрен сайлаган: Алабугадагы педагогия институтына укырга кергән.

- Гомеремне үсеп килүче яшь буынга белем-тәрбия бирүгә багышлаганыма бер дә үкенмим. Аларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли алуым өчен бәхетлемен. Ә артист булу турындагы хыялымны мәктәптә, балалар катнашуындагы театральләшкән тамашалар белән тормышка ашырам, - дип сөйләде Эльвира апа.

Институтны тәмамлап чыккач, татар теле укытучысы булып Кнәз мәктәбендә эшли башлый. Берникадәр вакыттан соң туган авылы Мусабай-Завод мәктәбендә мөгаллимлек итә.

Хезмәт сөючәнлеге, балаларны яратуы белән яшь белгеч шундук хезмәттәшләре арасында зур ихтирам казанды. Бүгенге көндә Эльвира апа - абруйлы укытучы. Аның укучылары төрле бәйгеләрдә уңышларга ирешәләр. Әйтик, "Олимпийский привет" дип исемләнгән республикакүләм бәйгедә алар лауреат исеменә, "Сәхнә көзгесе" конкурсында икенче дәрәҗә дипломга ия булдылар.

Ул үзе дә, укучыларына үрнәк булып, еш кына төрле һөнәри осталык бәйгеләрендә катнаша, югары нәтиҗәләргә ирешә. "Елның иң яхшы сыйныф җитәкчесе - 2013" бәйгесендә "Иң үрнәк укытучы" исеменә лаек булды.

Эльвира Роберт кызының гаиләсе дә үрнәк. Тормыш иптәше Илсөяр белән алар ике ул, бер кыз үстерәләр. Игезәк уллары Дамир белән Данир V сыйныфта белем алалар, кызлары Дания, өч кенә яшьтә булуга карамастан, әнисе кебек бик сәләтле. "Мини мисс Татарстан - 2013" бәйгесендә катнашып, "Иң шаян кыз" номинациясендә җиңүче булып танылды.

Эльвира апаның хезмәт сөючәнлеге, эчке һәм тышкы матурлыгы, сабырлыгы, көчле рухлы булуына мин чын күңелдән сокланып, аның алдында баш иям. Эшендә, хезмәтендә уңышлар, гаилә бәхете теләп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мөгаллим