Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Грант алган укытучыларның җәмәгать тыңлаулары узды

Узган атнада «Безнең яңа укытучы» һәм «Иң яхшы укытучы» грантлары алган район укытучыларның жәмәгать тыңлаулары узды. 2011 һәм 2013 елларда «Безнең яңа укытучы» дип исемләнгән грантны Мәләкәстән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Юрий Васильев, Бәткедән инглиз теле укытучысы Гөлүзә Лотфуллина белән рус теле укытучысы Гөлшат Зиатдинова, шулай ук Кече Шилнәдән...

Узган атнада «Безнең яңа укытучы» һәм «Иң яхшы укытучы» грантлары алган район укытучыларның жәмәгать тыңлаулары узды. 2011 һәм 2013 елларда «Безнең яңа укытучы» дип исемләнгән грантны Мәләкәстән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Юрий Васильев, Бәткедән инглиз теле укытучысы Гөлүзә Лотфуллина белән рус теле укытучысы Гөлшат Зиатдинова, шулай ук Кече Шилнәдән рус теле һәм рус әдәбияты укытучысы Людмила Ильдюкиналар алган. Алар барысы да ирешелгән уңышлары турында сөйләде, хис-кичерешләре белән бүлеште һәм район, мәгариф бүлеге җитәкчелегенә яшь укытучыларга ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.
2013 елда «Иң яхшы укытучы» грантына лаек булган укытучылар үзләренең укыту тәҗрибәләре турында сөйләде, презентация формасында укучыларының уңышларын да күрсәтеп, билгеләп үтте. Бәтке мәктәбе директоры Зөлфия Даутова исә мондый жәмәгать тыңлауларының мөгаллимнәр өчен бик файдалы булуын искәртте, дип хәбәр итте район мәгариф бүлеге методисты Әлфинур Хөсәенова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: образование мәгариф