Чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ тапшыра
25 майдан районда бердәм дәүләт имтиханнарының төп этабын тапшыру башланды. Район мәктәпләренең 9нчы сыйныфын тәмамлаучы өч укучы ул көнне рус әдәбияты һәм география фәннәре буенча сайлап алынган имтиханнарын бирделәр. Бүген, 27 майда, тугызынчылар Круглое Поледа урнашкан имтихан бирү пунктында математикадан мәҗбүри сынау тапшыра. Анда тугызынчыны тәмамлаучы барлык 255 укучы да...
25 майдан районда бердәм дәүләт имтиханнарының төп этабын тапшыру башланды. Район мәктәпләренең 9нчы сыйныфын тәмамлаучы өч укучы ул көнне рус әдәбияты һәм география фәннәре буенча сайлап алынган имтиханнарын бирделәр. Бүген, 27 майда, тугызынчылар Круглое Поледа урнашкан имтихан бирү пунктында математикадан мәҗбүри сынау тапшыра. Анда тугызынчыны тәмамлаучы барлык 255 укучы да катнаша. 28ендә исә унберенчеләр рус теле буенча мәҗбүри сынауны тапшыра. Алар быел 95 укучы. Унберенчеләр өчен дәүләт имтиханы тапшыру пункты элеккечә үк Яңа поселогы мәктәбендә. Һәр имтиханда контроль буенча дәүләт имтихан комиссиясе әгъзасы һәм дәүләт имтихан комиссиясеннән вәкаләтле вәкил катнаша. Имтихан тапшыручылар узган елдагы кебек үк металл эзләү кабинасы аша үтәләр, видеокүзәтү эшли, сынау барышын җәмәгать күзәтчеләре тикшерә. Тугызынчыларда дәүләт сынауларының төп этабы 5 июньгә, унберенчеләрдә 15 июньгә кадәр дәвам итә.
фото http://kmd.by сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев