Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Беренче сыйныф укучылары ел дәвамында мәдәни көндәлек алып барачаклар

Мәдәният елы кысаларында Татарстан Республикасында 12 ноябрьдән «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге» дигән мәдәни-мәгариф проектына старт бирелә. Акциянең беренче көнендә сәгать 9да районның барлык авыл китапханәләрендә беренче сыйныф укучылары өчен мәдәният дәресләре үткәреләчәк һәм әлеге көндәлекләр тапшырылачак. Чараның максаты - үсеп килүче буынның рухи байлыгын үстерү. Әйтергә кирәк, көндәлек рус...

Мәдәният елы кысаларында Татарстан Республикасында 12 ноябрьдән «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге» дигән мәдәни-мәгариф проектына старт бирелә.
Акциянең беренче көнендә сәгать 9да районның барлык авыл китапханәләрендә беренче сыйныф укучылары өчен мәдәният дәресләре үткәреләчәк һәм әлеге көндәлекләр тапшырылачак.
Чараның максаты - үсеп килүче буынның рухи байлыгын үстерү.
Әйтергә кирәк, көндәлек рус һәм татар телләрендә чыгарылган. Андагы биремнәр балага төрле яклап талантларын ачарга мөмкинлек бирә. Шулай ук балаларны әти-әниләре белән берләштерә, чөнки китапханәләргә, музей-театрларга алар әти-әниләре бергә йөриячәк.
Көндәлектәге мәгълүматлар ярдәмендә, укучылар ел дәвамында Татарстандагы мәдәният объектлары белән танышачаклар, тәэсирләрен көндәлеккә төшереп бара алачаклар. Уку елы ахырында көндәлекләр конкурска җибәреләчәк. Ә бәйге 12 ноябрьдән башланып, киләсе елның 26 маена кадәр дәвам итәчәк, ул ике этапта булачак.
Беренче этап 27 декабрьгә кадәр бара. Ул «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге» порталының иң актив кулланучысы» номинациясендә үтә. Номинация нәтиҗәләре порталга керүгә, тәэсирләр турында язып калдыруга, мәдәни объектлар фонында төшкән фотографияләр урнаштыруга карап билгеләнә. Җиңүчеләр исемлеге 10 декабрьдән дә соңга калмыйча, www.культурный дневник.рф, www.diary-culture.ru сайтларында урнаштырыла. Җиңүчеләр Казанга республика чыршы бәйрәменә чакырыла.
Икенче этап 1 гыйнвардан 25 майга кадәр бара. Конкурс «Беренче сыйныф укучысының иң яхшы мәдәни көндәлеге» һәм «Иң культуралы ата-ана» номинацияләрендә уздырыла. Аларга дәгъва итүчеләр исемлеген 1 майга кадәр мәгариф оешмалары һәм авыл китапханәләре тәкъдим итә. «Беренче сыйныф укучысының иң яхшы мәдәни көндәлеге» номинациясендә муниципаль районнан өч кеше, «Иң культуралы ата-ана» номинациясендә бер кеше билгеләнә. Икенче этап җиңүчеләрен «Әкият» курчак театрына бүләкләү тантанасына чакырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф мәдәни көндәлек