Мәгариф
Тукай районы мәктәпләрендә БДИ биреп карадылар
2-7 март көннәрендә район мәктәпләренең 9 сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханнары, 11 сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнары биреп карадылар. Алар мәжбүри булган рус теле һәм математикадан, шулай ук үзләре сайлап алган фәннәрдән көчләрен сынады.
Шулай ук Бәтке, Теләнче Тамак, Круглое Поле, Кече Шилнә, Түбән Суыксу мәктәпләренең 8 һәм 10 сыйныф...
2-7 март көннәрендә район мәктәпләренең 9 сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханнары, 11 сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнары биреп карадылар. Алар мәжбүри булган рус теле һәм математикадан, шулай ук үзләре сайлап алган фәннәрдән көчләрен сынады.
Шулай ук Бәтке, Теләнче Тамак, Круглое Поле, Кече Шилнә, Түбән Суыксу мәктәпләренең 8 һәм 10 сыйныф укучылары да алда торган имтиханнарга әзерлек кысаларында белемнәрен тикшереп карады.
9 сыйныфлар сынап карауны Круглое Поле мәктәбендәге имтихан тапшыру пунктында, 11 сыйныфлар исә Яңа поселогында үтте. Яз көне чыгарылыш имтиханнарын да алар шул пунктларга барып тапшырачаклар. Укучылар нәкъ чын имтихандагыча металл эзләүче кабина аша үттеләр, кабинетларда утырганда аларның эшен видеокамера күзәтеп торды. Шулай итеп, бу чыгарылыш сыйныф укучылары өчен психологик әзерлек тә булды. Балалар металл эзләүче кабинаның нәрсә икәнен, аның нинди таләпләр куйганын аңладылар. Шулай ук имтиханнарда катнашкан 8 һәм 10 сыйныф укучылары да кабина һәм видеокүзәтү аша үттеләр.
Хәзер имтихан бирүчеләр нәтиҗәләрне көтәләр. Язгы каникуллар вакытында алар хаталар өстендә эшләргә әзерләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев