Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ак юллар сезгә, егетләр-кызлар!

Күпме борчылып, куркытып торган имтиханнар, ниһаять, артта калды. Бу көннәрдә шәһәр, авылларда гөр килеп чыгарылыш кичәләре уза. Мәктәп стеналарында сыйныфташлар белән соңгы тапкыр очрашу... Ямансу да, әлегә билгесез мөстәкыйль тормышка ашкыну да бар күңелләрдә. Нинди язмышлар, нинди сукмаклар көтә?! Дәресләргә чакырып чыңлаган кыңгырау тавышы, унбер ел эчендә бик якын кешегә...

Күпме борчылып, куркытып торган имтиханнар, ниһаять, артта калды. Бу көннәрдә шәһәр, авылларда гөр килеп чыгарылыш кичәләре уза. Мәктәп стеналарында сыйныфташлар белән соңгы тапкыр очрашу... Ямансу да, әлегә билгесез мөстәкыйль тормышка ашкыну да бар күңелләрдә. Нинди язмышлар, нинди сукмаклар көтә?! Дәресләргә чакырып чыңлаган кыңгырау тавышы, унбер ел эчендә бик якын кешегә әйләнгән сыйныф җитәкчесе, укытучылар - болар якты хатирә булып калачак. Алда мөстәкыйль олы тормыш, ак-якты хыяллар...
Шәһәрдәге абруйлы 2 нче татар гимназиясе дә чираттагы чыгарылышын олы юлга озата. Милләтебезгә күп шәхесләр тәрбияләгән М. Вахитов исемендәге гимназия балаларыбызга тирән белем, тәрбия бирде. Ата-аналар сыйныф җитәкчесе Резедә Равилевна Мөхәммәтдиновага, гимназия коллективына ихлас рәхмәтле. Ничә еллар улларыбызга, кызларыбызга күңел җылысын биргән, игътибар-кайгырту белән чорнаган педагоглар, башка хезмәткәрләргә саулык-сәгадәт, гаиләләренә иминлек, яшь буынны тәрбияләүдә уңышлар телибез. Балаларга - ак юллар, очар канатлары нык булсын, һәркайсы тормышта үз урынын тапсын.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Үзегезнең чыгарылыштан иң матур фотоларны газетаның сайтына һәм вконтактедагы төркеменә «Чыгарылыш-2014» бәйгесенә җибәрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: образование мәгариф