Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яңа поселогы, Әҗмәкәй авыл җирлекләрендә Нәүрүз бәйрәме үтә

24 март көнне мәдәният хезмәткәрләре, төрле милләт киемнәрендә , борыңгы бабаларыбыз гореф- гадәтләрен яңартып, бизәлгән атта Нәүрүз бәйрәмен үткәрү өчен кибетләрдән ярма, май, сөт һәм балаларга бирү өчен татлы ризыклар жыйдык. Чит ил машиналары элдерткән заманада , элеккечә бизәлгән ат белән йөрү үзе бер могҗиза , күңеллелек , рухи байлык....

24 март көнне мәдәният хезмәткәрләре, төрле милләт киемнәрендә , борыңгы бабаларыбыз гореф- гадәтләрен яңартып, бизәлгән атта Нәүрүз бәйрәмен үткәрү өчен кибетләрдән ярма, май, сөт һәм балаларга бирү өчен татлы ризыклар жыйдык. Чит ил машиналары элдерткән заманада , элеккечә бизәлгән ат белән йөрү үзе бер могҗиза , күңеллелек , рухи байлык.

Мәтди ярдәм күрсәтүче «Дуслык», «Лариса», «Жиләк», «Зифа» кибетләренә , Әҗмәкәй авыл җирлегенә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

25 март көнне Нәүрүз бәйрәме Әжмәкәй авыл җирлегенә кергән мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, Әлфия Әләм кызы житәкчелегендә, мәктәп укучылары белән берлектә узды. Мәктәп укучылары әкият геройлары булып уйнап, сәхнәләштерелгән тамаша уйнадылар. Бәйрәмне Яңа поселогы мәдәният йорты җитәкчесе Сәрия Әхсәнова Һәм Әҗмәкәй авыл клубы җитәкчесе Зөлфия Шакирҗанова бик дәртле , ялкынлы итеп алып барды. Убырлы карчык ролен Сарайлы авылы клуб җитәкчесе Голия Салимова кызык һәм матур итеп башкарды. Нәүрүзбикәбез Яна поселогы китапханәчесе Ландыш Шарапова булды . Нәрүзбикә, кояш ролен башкаручы Гәрдәле клубы җитәкчесе Гүзәлия Попова белән зәвыклы итеп бизәлгән атка утырып килделәр. Бәйрәм җыр биюләр белән үрелеп барды .

Җыр-биюләрдән соң, бәйрәмгә килгән бар халык, телеңне йотарлык тәмле майлы ботка һәм кабарып пешкән коймак белән кайнар чәй эчтеләр. Ел буе җыелган начарлыкларны бетерү йөзеннән, изге теләкләр теләп карачкы яндырылды.

Иртән болытлап торса да , Нәүрүз бәйрәменнән соң кояш та чыкты.

Тәмле итеп коймак пешеруче Галия апа Зариповага, телеңне йотарлык итеп ботка пешереп бирүче мәктәп пешекчеләренә чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Музыка аппаратурасы артында утыручы яшь егетебез Ильфат Масагутовка, Айратка аеруча рәхмәт. Ике көн безнең белән Нәүрүз бәйрәмен үткәрүдә ат җигеп йөруче Рафис абый Ризвановка рәхмәтле без.

Бүген , 27 Март көнне мәдәният хезмәткәрләре бергәләшеп Әжмәкәй, Яңа Сарайлы, Иске - Гәрдәле авылларында да Нәүрүз бәйрәмнәрен гөрләтеп үткәрә. Бердәмлектә ,татулыкта көч вә кодърәт дип юкка гына әймтәгәннәр борыңгы әби-бабаларыбыз. Киләчәктә дә бердәм булыйк . Хезмәттәшләремне уртак һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәбез, дип хәбәр итә Яңа поселогы мәдәният йорты җитәкчесе Сәрия Әхсәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев