Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Вилданов» игенчеләренә ял бүләк иттек

«Вилданов» крестьян-фермер басуларында игеннәрне җыю дәвам итә. Игенчеләр иртә таңнан кичке чык төшкәнче эшлиләр. «Тукано» комбайнында Фирзәр Шәфыйков, «Нива»да Илмир Шәфыйков, «Дон»да Ринат Гатиятуллин бер бөртекне түкми-чәчми ашлык суктыралар. Ындырга берөзлексез ашлык кайтып тора, аны КамАЗ машиналарында Илдар Таһиров, Владимир Харитонцев ташыйлар.

«Басудагысы түгел, амбардагысы икмәк» дигән борынгы бабайлар. Ындыр табагына кайткан ашлыкның хисабын Нияз Гыйльфанов алып бара. 2011 елдан бирле склад мөдире булып эшләүче Фарис Ризатдинов эшне бик дөрес итеп оештырган – кайткан ашлык түгелеп-чәчелеп ятмый, урнаштырып барыла. Ындырдагы ашлыкны 50 еллык хезмәт стажлы Марат Мөхәметдинов, Риназ Гәрәев, Измаил Мөхәмәтхафизов, Рәфыйк Камалетдинов, Роберт Галимҗанов, Мирхәт Гобәйдуллин, Мирзанур Гәрәев киптереп, кайсын орлыкка, кайсын мал азыгына аерып урнаштырып торалар.
Хуҗалыкта көзге чәчү эшләре дә бара. Өч бертуган Шәфыйковларның иң өлкәне көзге чәчүдә. Рамил Кәлимуллин орлыкны амбарда агулап тора. Альберт Әһлиев аны басуга алып китә.
Без – Калмия авылы мәдәният йортында эшләп килүче «Чаткылар» агитбригадасы – ындырда, игенчеләрнең төшке аш вакытында матур җырларыбыз белән хезмәтчәннәрне аз гына булса да ял иттереп кайттык. Механизаторларның һәр минуты санаулы – озаклап туктап торырга вакытлары юк.
Алдагы көннәрдә дә аяз һава торышы булуын, техниканың өзлексез эшләвен телибез. Игенчеләргә кайнар ашны хуҗалык җитәкчесе Илнар Кадыйров үзе алып килә. Ә инде ризыкны Мәүсилә Әхмәтнурова һәм Елизавета Винокурова әзерлиләр.
Әле шушы коннәрдә генә район башлыгы Фаил Камаев алдынгы комбайнчы Илмир Шәфыйковны басуга килеп котлап китте. 

Ләйсирә Сәхибҗанова, 
Калмия мәдәният йорты директоры. 

Ләйсирә Сәхибҗанова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев