Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукайлылар театр уйный

Шушы көннәрдә Түбән Суыксу авылы мәдәният йортында театр коллективлары арасында «Театраль Олим» дип исемләнгән 1нче район фестиваленең гала-концерты узды. Фестиваль берничә этапта үткәрелде. Гала-концертта чыгыш ясау хокукы өчен районның 10 авылыннан 16 театр коллективы 2 ай дәвамында көч сынашты. 

Әлеге фестиваль милли театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү, татар язучыларының иҗатын пропагандалау, сөйләм телен үстерүдә булышлык итү, мәдәни белемне камилләштерү, талантларны барлау һәм иҗади, креатив карашлы шәхесләр үстерү максатын күздә тотып, районда беренче тапкыр оештырылды. Жюри әгъзалары арасында Минзәлә театры актеры, танылган җырчы Азамат Гайнанов, Яр Чаллы шәһәренең «Орион» яшьләр үзәгенең массакүләм тамаша режиссеры Хәмидә Хисмәтуллина, Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сарае артисты, җырчы Динара Мусина, район мәдәният һәм ял үзәге директоры Флүрә Шәрипова һәм әлеге үзәкнең белгече Алия Хәмидуллина бар иде. 
Декорацияләренең җиңел генә алмашынуы, костюмнарының тегелеше, балаларның сәхнәне яратып уйнаулары, үзешчән артистларның үз рольләренә чын мәгънәсендә «кереп китүләре» һәммәбезнең күңеленә хуш килде. «Зурлар» булып уйнаучы кеп-кечкенә сабыйлар аеруча сокландырды. Сәнгатьне үз иткән бала матурлыкны күрә белүе, фикер йөртүе, үз-
үзен тотышы белән аерылып тора ул. Һичшиксез, әлеге фестиваль биредәгеләр өчен күңел бәйрәменә әверелде. Спектакльдән өзекләр артистлар башкаруындагы моңлы да, дәртле дә җырлар белән үрелеп барды. Фестивальгә йомгак ясап, урыннар түбәндәгечә билгеләнде.
I дәрәҗә диплом белән Иштирәк авылы мәдәният йортының «Тамчы» балалар театр коллективы бүләкләнде (режиссер Гүзәл Һадиева). Шулай ук фестивальнең төп бүләгенә Мусабай Завод авылы мәдәният йортында эшләп килүче «Мусабай» халык театры ия булды (режиссер Сөмбел Зарипова). II дәрәҗә диплом белән Иске Дөреш авылы мәдәният йортының «Сәйлән» театр коллективы бүләкләнде (режиссерлар Янирә Әминова, Динар Әминов). Шундый ук призга Мусабай Завод авылы мәдәният йортының «Сәйлән» театр коллективы ия булды (режиссер Сөмбел Зарипова). III урынга Иске Абдул авылы мәдәният йортының «Хыял» театр коллективы (режиссер Кәүсәрия Ситдыйкова), Калмаш авылы мәдәният йортының «Чаткылар» һәвәскәрләр клубы (режиссер Ләйсән Кәрәмова), Теләнче Тамак авылы мәдәният йортында эшләп килүче «Алтын битлек» театр коллективы (режиссер Рәйлә Закирова) билгеләнде. 
«Иң яшь актёр» номинациясендә «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә малай ролен уйнаган Айзат Фәрухшин, әби ролен уйнаган Алинә Шакирова, Әлмәндәр ролен уйнаган Айназ Хәмидуллин җиңү яуладылар (Мусабай-Завод авылы мәдәният йорты). «Иң шәп хатын-кыз роле» номинациясендә «Туй күлмәгем – соңгы бүләгем» спектаклендә Сәрия ролен башкарган Алсу Шаһиева бүләкләнде (Теләнче Тамак авылы мәдәният йорты). «Профессиональ коллектив спектакле» номинациясендә Мусабай Завод мәдәният йортының «Кичер мине, әнкәй» спектаклен сәхнәләштергән «Мусабай» халык театры җиңде. «Иң шәп ир-ат роле» номинациясендә «Сөйдергеч бөтие» спектаклендә Әхмәдулла ролен башкарган Айзат Фәрухшин бүләкләнде (Круглое Поле поселогының күпфункцияле үзәге). «Иң шәп дебют» номинациясендә Иске Дөреш авылы мәдәният йортының «Зәңгәр шәл» спектаклен сәхнәләштергән «Сәйлән» театр коллективы җиңде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев