Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Туган яктан да якын җир юк

Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Кнәз авыл җирлеге үзешчән артистлары әзерләгән «Туган як иң кадерле як» дип исемләнгән программаны карый алдылар. Кнәз мәдәният йортында урнашкан китапханәдә үткәрелгән әлеге чара берсеннән-берсе матур, кабатланмас күренешләре белән аерым игътибарга лаек булды. Иң элек, тамашачылар игътибарына Кнәз җирлеге, аңа керүче Кнәз, Чыршылы, Казиле авыллары, «Татарстан»...

Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Кнәз авыл җирлеге үзешчән артистлары әзерләгән «Туган як иң кадерле як» дип исемләнгән программаны карый алдылар. Кнәз мәдәният йортында урнашкан китапханәдә үткәрелгән әлеге чара берсеннән-берсе матур, кабатланмас күренешләре белән аерым игътибарга лаек булды.

Иң элек, тамашачылар игътибарына Кнәз җирлеге, аңа керүче Кнәз, Чыршылы, Казиле авыллары, «Татарстан» совхозы һәм Сосновый Бор поселоклары тарихына багышланган документаль фильм тәкъдим ителде. Аннары кунаклар Кнәз авылы турындагы җырны, шигырьне тыңлап, авыл символы белән таныша алдылар. «Наз» фольклор коллективы тамашачыларга «Каз өмәсе» күренешен күрсәтте, «Задоринки» балалар фольклор коллективы «Земляничка-ягодка», «Ой, на горе калина» исемле рус халык җырларын башкарып, һәммәсенең күңелен күрде. Курайчылар төркеме татар халык көйләре белән, ә «Славица» вокал ансамбле чыгышлары берәүне дә битараф калдырмады. Керәшен фольклор ансамбле «Айбагыр»ның «Бәлеш ачу» күренеше дә, һичшиксез, күпләрнең мәхәббәтен яулады, дип яза Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев