Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Театр уйныйбыз!

Ел саен район күләмендә үтә торган «Битлек» фестиваленә нәтиҗәләр ясалды. Район башлыгы Фаил Камаев Күзкәй мәдәният йортында бу чарада җиңү яулаган коллективларны котлады, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Районыбыз мәдәниятен һәм сәнгатен үстерү, җирлектәге театр яратучы, сәнгатькә тартылучы талантлы кешеләрне барлау һәм аларның сәләтен үстерү максатыннан ел саен оештырыла торган «Битлек» фестивале быелгы катлаулы чорда да үз эшен туктатмады. Безнең районда балалардан торган 7 һәм зурларны берләштергән 13 театр коллективы эшләп килә. Фестивальдә 20 коллектив катнашты. Быел балалар һәм зурлар коллективлары фестивале бергә үтте. 
Күзкәй авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Нур» театры «Безнең авыл кызлары» спектаклен уңышлы сәхнәләштереп гран-при яулады. Беренче урынга Борды, икенче урынга Теләнче Тамак, өченче урынга Иске Дөреш авыллары мәдәният йорты каршында эшләп килүче театр коллективлары лаек булды. 
Яңа поселогының «Red stars» үзешчән театр берләшмәсе коллективы, Мәләкәстән «Кәмит компания» балалар театр коллективы, Сәмәкәйдән «Зиләйлүк» фолькор коллективы, Шилнәбаштан «Маска» халык театраль коллективы, Иске Абдулдан «Мизгел», Калмиядан «Кардәшләр», Князеводан «Ялкын», Мусабай-Заводтан «Мусабай» театр коллективлары сигез номинациядә югары бәяләнде һәм дипломнар белән бүләкләнде. 
Фестивальдә призлы урын алган коллективлар белән беррәттән Комсомолец, Биклән, Иске Абдул балалар театр коллективлары да яхшы яктан билгеләп үтелде. Ә менә Кече Шилнә, Калмаш, Яңа Троицкое, Ильбухтино авыллары театр коллективларына алдагы елда тырышып эшләргә кирәклеге искәртелде. Спектакль куймаган авылларның байтак булуы ачыкланды (барлыгы 19 авыл). Бу авылларда халыкны сәнгатькә тарту буенча тиешенчә эш алып бармауларына басым ясалды, киләчәктә бу җитешсезлекне бетерү өстендә эшләү кирәклеге ассызыкланды.

/ Фәнис Ихсанов фотосы. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X