Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Солдат әниләре белән очраштылар

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан авыл китапханәсенә солдат аналарын кунакка чакырдык. Үзара фикер алышсыннар, армиядән килгән хәбәрләр белән уртаклашсыннар, дидек. Чөнки әниләрнең сагыш-сагынулары уртак, бертөрле.

Мул ризыклы чәй өстәле янында искиткеч җылы мохитле, истәлекләргә бай үзенчәлекле кичә булды ул. Әниләрнең һәрберсе улының хезмәт иткән урыны, һөнәре, солдат тормышы турында сөйләде.

Бүгенге көндә Күзкәй авыл җирлегенең 8 егете солдат хезмәте үтә. Алардан әти-әниләренә сагыну белән тулы хәбәрләр килеп тора. Заманалар үзгәрде - элеккеге кебек хат язышулар юк. Уллар гаиләдәгеләр белән кәрәзле телефон аша аралашып, хәбәрләшеп яши. Төрлесе илнең төрле ягында хезмәт итә.

Фердания Сираеваның улы Динар Мурманск өлкәсендә хезмәт куя. Илвира Гәрәфетдинованың улы Илмир - Владивостокта, Нәфисә Шәехованың улы Альберт - Севастопольдә, Сәрия Вәлиеваның улы Илмир - Самара өлкәсендә, Нәфисә Әхкыямованың улы Марат - Мәскәү өлкәсендә, Зөлфия Гыйльметдинованың улы Илнур - Самарада, Гөлнара Сәхапованың улы Илнар Краснодар краенда, Анапада, Марина Сәлахованың улы Радик Самара өлкәсендә хезмәт итә.

Егетләрнең берсе дә зарланмый икән. Хикмәт, бәлки, шундадыр: алар мәктәптә үк яхшы хәзерлек үтәләр, эшләп үсәләр, армиягә теләп китәләр.

Реклама

Билгеле инде, мондый кичә әниләргә мәдхия җырларыннан башка булмады.

Аларның һәрберсенә җыр, шигырь багышланды. Үзләре дә җырлап күңел ачтылар. Әтиләр дә үзләренең армиядә узган яшьлек елларын сагынып һәм горурланып искә алдылар.

Очрашуда солдат әниләренә Күзкәй авыл җирлеге әзерләгән истәлек бүләкләре дә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: солдат очрашу

2
X