Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сәмәкәйлеләр сынатмады

«Чишмә башы» («Истоки») районкүләм фольклор коллективлары бәйгесенең чираттагы этабы Сәмәкәй авылы мәдәният сараенда узды. Мәдәният йорты мөдире Альфира Исхакова «Хәтер бизәкләре» дип исемләнгән бу чараны үткәрү өчен көчен кызганмаган. Хәтта авылның инде күптән мондый эшләрдән читләшкән ветераннарын да кузгаткан, мәктәп укучыларын да кызыксындыра алган. Кыска гына вакыт эчендә Сәмәкәй авылына...

«Чишмә башы» («Истоки») районкүләм фольклор коллективлары бәйгесенең чираттагы этабы Сәмәкәй авылы мәдәният сараенда узды. Мәдәният йорты мөдире Альфира Исхакова «Хәтер бизәкләре» дип исемләнгән бу чараны үткәрү өчен көчен кызганмаган. Хәтта авылның инде күптән мондый эшләрдән читләшкән ветераннарын да кузгаткан, мәктәп укучыларын да кызыксындыра алган.

Кыска гына вакыт эчендә Сәмәкәй авылына кагылышлы әллә никадәр материал тупланган иде. Мәдәният йортының фойесында чигү эшләренең иң матур үрнәкләреннән күргәзмә оештырылган. Слайдлар әзерләү өчен җыелган фоторәсемнәрнең кайберләре узган гасырның 20-30 елларына карый. Бәйге барышында ул рәсемнәрне күреп, тамашачыларның байтагы үзләрен, укытучыларын, әти-әниләрен таныдылар. Авылларына багышлап өр-яңа җыр да иҗат иткәннәр Сәмәкәй уңганнары. Сүзләрен шушы авыл кызы Альбина Ахарисова язган, ә көен танылган җырчыбыз Салават Фәтхетдиновның иҗат төркемендә озак еллар хезмәт куйган, бүгенге көндә авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче Зиннур Сәгыйтов иҗат иткән. Җырны Зиннур әфәнде үзе башкарып, авылдашларының көчле алкышларына ия булды. Комиссия әгъзалары да бертавыштан бу җырны бәйгенең районда узачак йомгаклау гала-концертына тәкъдим иттеләр. Укучылар һәм ветераннар көче белән әзерләнгән «Аулак өй» күренеше дә беркемне битараф калдырмады. «Солдат хатлары»н уку вакыты да күңелләрне тетрәндерде. Олы яшьтәге әбинең мәдәният сараена җырларга дип килүе авылда мәдәни учакның дөрләп яначагына ишарә итә күк. Афәрин, сәмәкәйлеләр, дип яза безгә Зәбир Хәлимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев