Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Республиканың ныклыгы – халыклар дуслыгында

Ел саен зурлап үткәрелә торган Республика көне быел да искиткеч матур узды. Районның барлык авыл җирлекләрендә берсеннән-берсе кызыклы чаралар әзерләгәннәр иде. Күңелле концерт, асфальтта рәсем ясау бәйгесе, ачык һавада бәйрәм ашы кебек күренешләр авыл халкының күңеленә хуш килде. Болар редакциягә килгән хәбәрләрдә дә ачык чагыла. Газетабызның үз хәбәрчесе Алсу Тимерханова...

Кнәз авыл җирлегенең мәдәният йорты тирәсендә җанлылык хөкем сөрә. Ишек алдында урнаштырылган казанда берничә кеше пылау пешерә, алардан ерак түгел җиләк-җимеш, башка нигъмәтләргә бай бәйрәм табыны да әзерләнгән. Концерт программасы да күңелле булырга охшаган. Фойеда аллы-гөлле, күзне камаштыра торган матурлыктагы милли костюмнар кигән халык мәш килә. Читтәрәк - ял бүлмәсендә кул эшләре күргәзмәсе оештырылган. Анда тышы чигелгән мендәрләр, ашъяулыклар, бәйләнгән чүәкләр, уенчыклар, үзешчән рәссамнар иҗат иткән рәсемнәр - нәрсә генә юк монда! Һәркайсы күз явын алырлык.

Ниһаять, бәйрәм концертының башлануын белдереп, тантаналы фанфаралар яңгырады. Кәнәфиләрдә үзара җанлы әңгәмә корып утыручы тамашачылар тынып калдылар.

Халыклар дуслыгы фестивален район башлыгы Васил Хаҗиев ачып җибәрде.

- Хөрмәтле дуслар, кунаклар, райондашлар! Бүгенге "Татарстан - уртак йортыбыз!" дигән фестивальнең исеме һәм җисеме дөрес сайланган. Районыбызда бик күп төрледән-төрле милләт вәкилләре үзара дус яши. Алай гына да түгел, бөтен Татарстан - төрле милләтләрне, төрле мәдәниятләрне берләштерүче республика. Барчагызны да бүгенге күркәм, якты бәйрәм белән тәбрик итәм. Дус яшәгез, бәхетле, исән-сау булыгыз! - диде ул.

Аннан сон Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова авыл халкын Республика көне белән котлап, үзенең җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

Сәхнәгә фестивальдә катнашучылар чакырылды. Кемнәр, нинди генә милләт вәкилләре юк иде биредә! Татарлар, руслар, үзбәкләр, грузиннар, башкортлар, таҗиклар, әзербайҗаннар, марилар, удмуртлар һәм башка милләт вәкилләре мизгел эчендә сәхнә түрендә урын алды.

Концерт кавказ халкының дәртле, күңелләрне җилкендергеч биюләре белән башланып китте. Сәхнәдәге яшь кызларның һәм егетләрнең яшьлек ялкыны тамашачыларны битараф калдырмады: барчасы, дәррәү кубып, артистларны тынмас алкышларга күмде. Без исә, сәхнә артына узып, фестивальдә катнашучыларның берничәсе белән сөйләшеп алырга да өлгердек.

Таҗик милләтеннән булган Саимә Дәүләтова һәм Сурае Назарова бәйрәмгә кызлары Мәкнүнә, Хәдисә белән килгәннәр. Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузееваның фестивальдә катнашырга чакыруына сөендек, диделәр алар.

- Бирегә күчеп килгәнгә ике ел инде, - ди Саимә ханым. - Үзебез әлеге җирлек составына керүче Чыршылы авылында яшибез. Ирем Жунадулла фермада эшли. Аңа ияреп күчеп килдек тә инде. Туган як сагындырса да, монда безне бик җылы каршы алдылар. Кыерсытучы, кимсетүчеләр юк. Һәммәсе белән тату, дус мөнәсәбәттә яшибез, - диде ул.

Сәхнәдә исә бу вакытта тамаша гөрләп бара иде. Төрле милләт вәкилләре үз халыкларының гореф-гадәтләре хакында сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Аш-су турында да онытмадылар: бәлешләр, чәк-чәк, өчпочмаклар, перепичилар - аларның һәркайсыннан авыз сулары киләрлек иде.

Җыр-бию, уен-көлке белән фестивальнең ахырга якынлашканы сизелмичә дә калды. Концерт тәмамланса да, бәйрәм табыны янында кайнар чәй, җылы сүз белән утырулар, күңел ачулар кичкә кадәр дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм