Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Редакция каршындагы әдәби түгәрәкнең чираттагы утырышы узды

Гадәт буенча, түгәрәккә килүчеләр - Инзилә Садыйкова, Мәдинә Мокеева, Мәрвә Әмирова үзләренең шигырьләре белән таныштырдылар. Мәләкәс мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Умнова үзенең укучыларын алып килгән иде. Ангелина Липатова, Аркадий Умнов кыюсыз гына үзләре язган шигырьләрен укыдылар. Кулларына каләм алганнар икән, кыюлык та килер, осталыклары да чарланыр. Нәкъ...

Гадәт буенча, түгәрәккә килүчеләр - Инзилә Садыйкова, Мәдинә Мокеева, Мәрвә Әмирова үзләренең шигырьләре белән таныштырдылар. Мәләкәс мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Умнова үзенең укучыларын алып килгән иде. Ангелина Липатова, Аркадий Умнов кыюсыз гына үзләре язган шигырьләрен укыдылар. Кулларына каләм алганнар икән, кыюлык та килер, осталыклары да чарланыр. Нәкъ шул максаттан оештырылды да инде әдәби түгәрәк.
Әлеге әдәби түгәрәк утырышында мәртәбле кунак - СССР һәм Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе, ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе, «Казанның 1000 еллыгы» медале белән бүләкләнгән танылган язучы, балалар өчен күп китаплар чыгарган әдип Рәшит Бәшәр катнашты. Төрле жанрда иҗат итүче язучы белән очрашу, аның сабыр гына, кешенең күңелен кырмаслык итеп биргән киңәшләре шигърият сукмагына баскан каләм тибрәтүчеләрнең өметләрен сүндермичә, рухланып иҗат итәргә әйдәр.
Әдәби түгәрәккә исемне дә Рәшит Бәшәр сайлашты, түгәрәк утырышына яңадан да килергә вәгъдә итте.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X