Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Полюшко»да халык моңы яши

Узган җомгада Круглое Поле поселогы мәктәбендә «Полюшко» ансамбленең иҗади кичәсе узды. Ансамбльнең оешуына әле ике ел гына булса да, ул үзенең матур чыгышлары, дәртле җырлары белән халык мәхәббәтен инде яулап өлгерде. Оешканның беренче көненнән ансабльне Мәүлидә Икътисамова җитәкли.

Һәр иҗади коллективтагы кебек үк, «Полюшко»ның кечкенә тарихында да уңышсызлыклар, күңелле мизгелләр булмый калмады. Ләкин коллективның үзара дус, бердәм булуы нәтиҗәсендә артистлар бөтен киртә-авырлыкларны да җиңеп чыга алды.
Поселокның җырга-моңга оста хатын-кызлары - ансамбль артистлары - төрле бәйгеләрдә, конкурсларда катнаша, шәһәр һәм республика күләмендә халык җырларын, музыкаль әсәрләрен башкаруда башка коллективлар белән көч сынаша. Күптән түгел, «Полюшко» шундый бәйгеләрнең берсендә - патриотик җырларга багышланган республикакүләм конкурста катнашып, өч номинациядә: «Соло», «Яшь башкаручы», «Күмәк җыр» (төркем белән чыгыш) үз осталыкларын күрсәтте. Түбән Кама шәһәрендә узган әлеге бәйге нәтиҗәләрен коллектив түземсезләнеп көтә, чөнки конкурс җиңүчеләре Казан сәхнәсендә чыгыш ясаячак.
Җомга көнне исә «Полюшко» бар булган осталыкларын поселок халкына, районнан килгән кунакларга күрсәтте. Ансамбль солистлары Лариса Карнаухова, Зоя Халитова килгән кунакларны матур тавышлары белән биюгә чакырып, дәртләндереп тордылар. Бәйрәм программасын алып барган Чаллы егетләре Рөстәм Ганиев һәм Дмитрий Романов сүз осталыклары белән кичәгә ямь өстәделәр. Концертның ди-джее булган Зөлия Маркелова тырышлыгы белән бу кичтә залда матур көйләр бертуктаусыз агылып кына торды. Кыскасы, бәйрәм кичәсе бик күңелле узып, авылдашларыбызга бик ошады, дип хәбәр итте Круглое Поле поселогыннан ансамбль җитәкчесе Мәүлидә Икътисамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният мәдәният елы