Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Ладушка» апалары янәдән сәхнәне гөрләтте

Күптән түгел Бәтке авылының олысы-кечесе, шәһәрдә яшәүче балалар, оныклар православие динен тотучыларның Масленица, ягъни «коймак бәйрәме»нә һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап үткәрелгән чарага җыелды. Бәйрәм концертын бәткелеләргә яраткан үзешчән артистлары - «Ладушка» фольклор коллективы бүләк итте.

1990 елдан бирле эшләп килүче әлеге коллектив артистлары чыгышын тамашачылар һәрвакыт көчле алкышлар белән каршы алалар. Халыкның борынгы җырлар мирасын, гореф-гадәтләрен барлап, яшь буынга тапшыручы бу иҗат коллективының составы да бу дәвердә күп мәртәбәләр алышынды. «Ладушка» апаларының кайберсе инде бакыйлыкка күчте. Әмма, шуңа да карамастан, яңа составта ансамбль әле дә сәхнәне гөрләтә. Бүген ансамбльне авыл китапханәчесе Татьяна Романова җитәкли, аңа шулай ук китапханәче Галина Лысанова ярдәм итә. Ансамбльгә йөрүчеләрнең иң өлкәненә - Таисия Давыдовага бүген 76 яшь, иң яшенә - Татьяна Романовага 56 яшь.
Бу юлы да «Ладушка»лылар мәдәният йортының тулы залы каршында чыгыш ясадылар. Тамашачылар арасында гаиләләре белән килүчеләр, бик өлкән яшьтәгеләр дә бар иде. Кичәдә үзешчәннәр җыр-биюләр белән бергә, сәхнәләштерелгән күренешләр дә тәкъдим иттеләр, балалар әниләр һәм әбиләр турында шигырьләр сөйләделәр.
Концертка кунак итеп Круглое Поленың «Полюшко» ансамбле, Кече Шилнәнең «Сударушка» ансамбленнән баянчы Арби Велидов чакырылган иде. Арби Велидов бәткелеләргә чараны оештырырга да ярдәм итте, баянында уйнап, үзе дә җырлар башкарды.
Концерт тәмамлангач та, тамашачылар үзешчән артистларга кабат-кабат рәхмәт әйттеләр, ешрак чыгыш ясауларын сорадылар.
Өлкән яшьтәге тамашачы өчен гармун моңы яңгыраган мондый концертлар бик кирәк. Бәткелеләр дә андый кичәләргә сусаган. Кысан дип тормыйча, китапханәдә җыелып репетицияләр ясаган, баянчылары булмаса да, җаен табып, Кече Шилнәдән чакырган, үз акчаларын җыеп костюмнар тектергән «Ладушка» апаларына рәхмәт дими ни дисең!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният

2
X