Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Куш-Елгага «Ашыт җыены»на бардык 

Татар халкы элек-электән кунак чакырган, аңа ачык йөз, сый-хөрмәт күрсәткән, үзе дә кунакка йөргән. Менә без дә – Сәмәкәй мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Зиләйлүк» һәм Иске Җирекле авылыннан «Хәзинә» ансамбльләре Зәй районы Куш-Елга авылында үткән «Ашыт жыены»нда катнашып кайттык.

Нинди генә авыр еллар булса да, Куш-Елгада «Ашыт җыены» һәрвакыт уздырылган. Бүген мәдәният йорты директоры Ралия Әхмәдуллина аны кабат торгызу һәм җанландыру эшенә алынган. Ралия ханым җыенның традицияләрен элеккеге еллардагы кебек сакларга, йолаларын югалтмаска, югалганнарын кайтарырга тырыша.
Җыен авыл Сабан туе уза торган аланлыкта үтте. Менә шушы матур бәйрәмдә катнашу өчен безне Зәй районыннан махсус автобус килеп алды. Бәйрәм башында без дә, Куш-Елга халкы белән бергә, «Урак бәйрәме» дип аталган чарада катнаштык. Җыенда авылның күренекле кешеләре һәм игелекле эшләрнең башында торучылары нәселләре белән мәйдан уртасына чакырып хөрмәтләнде. Без дә, үз чиратыбызда, аларга матур жырларыбызны бүләк иттек. Алар белән бергә биедек, күңел ачтык. Куш-Елгада яшәүчеләр безне шулкадәр җылы каршыладылар, җырчыбыз Ләйлә Сөләйманованы кабат-кабат сәхнәгә чакырдылар. Коллективларыбызга рәхмәт хатлары тапшырдылар.
 Бәйрәмнән барыбыз да шундый зур канәгатьләнү хисләре белән кайттык, кабат очрашулар насыйп булсын дип теләдек, дип яза редакциягә Сәмәкәй мәдәният йорты директоры Альфира Исхакова.

Фото Альфира Исхакова тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев