Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кнәздә әби-бабайлар “Кич утыру”га җыелды

1 октябрьдә кнәзлеләр Өлкәннәр көнен бәйрәм итте. Әлеге чарага алар мәдәният йортына җыелды. Һәр ел саен без өлкәннәребезгә яңа программа әзерләргә тырышабыз. Бу юлы без әби-бабайларыбызга фольклор чыгышын тәкъдим иттек. Алар баян һәм гармун моңын тыңлап хозурландылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре кунакларны кайнар чәй һәм коймаклар белән каршы алдылар. Концерт программасы башланыр алдыннан өлкәннәрне Кнәз авыл җирлеге башлыгы урынбасары Людмила Сошанкова, ветераннар оешмасы рәисе Александр Волков тәбрикләделәр.

Кич утыру рәвешендә эшләнгән программа шигырь юллары белән ачылды. "Русский звон" фольклор коллективы кич утыру йоласын күрсәтте. Ял көннәрендә яшь кызлар кичләрен җыелып җеп эрләгәннәр, бәйләгәннәр, шунда җырлаганнар, биегәннәр, егетләр белән танышканнар, төнгә кадәр күңел ачканнар. Залдагы әби-бабайлар әлеге күренешләрне бар күңелләрен биреп карап утырдылар, яшьлекләренә кайткандай булдылар. Үзешчән артистларны кул чабып кабат-кабат сәхнәгә чакырдылар. Кнәз мәдәният йорты каршында яңа оешкан татар фольклор коллективы да әби-бабайларыбызны милли моңнар белән куандырды. Сергей Захматов - баянда, Әхәт Аитов тальян гармунда уйнады.

Концерттан соң өлкәннәргә авыл җирлеге һәм иганәчеләр тарафыннан әзерләнгән азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Берәү дә игътибарсыз калмады, бәйрәм әби-бабайларның барысына да ошады. Ә мондый хөрмәтләүгә алар барысы да лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кнђз Љлкђннђр кљне