Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кечкенә булса да төш кенә

Эльвинага нибары унөч яшь кенә әле. Шулай булса да ул инде үзен сәхнә йолдызы итеп танытты - бик матур тавышлы, башкару осталыгын да үзләштергән, чикләвек төшедәй тере кыз республика күләмендә үткәрелә торган конкурсларда катнашып, призлы урыннар яуларга да өлгергән.

Эльвина нәни вакытыннан ук җырларга ярата. Әнисе Ирина Николаевна, кызының җырга сәләтен күреп, аны биш яшеннән үк Чаллыдагы 2нче балалар музыка мәктәбенә укырга бирә. Һәм бу бик урынлы карар була. Уңдырышлы туфракка төшкән нәни орлык кебек, кызчыкның таланты елдан-ел ачыла, камилләшә. Укытучысыннан да бик уңа кыз. Гүзәлия Исмәгыйлевна аны конкурсларга әзерләгәндә вакыты белән исәпләшми - көнаралаш репетициягә чакыра, ихлас күңелен биреп шөгыльләнә. Кыз үзе дә тырыш, үҗәт холыклы, бәйгеләргә җитди әзерләнә.

- Җыр сәнгатен яратам, музыка минем хыял дөньям, күңел халәте, - ди Эльвина. - Шулай да республика конкурслары бик зур тырышлык, җитди әзерлек сорый. Анда җиңү нияте белән барасың икән, репетицияләрдә байтак тир түгәргә кирәк.

Шуңа күрә дә ул конкурс алдыннан 2-3 ай буе туктаусыз шөгыльләнә, осталыгын чарлый. Билгеле инде, тырышкан бушка китми. Күптән түгел генә үткән "Музыка яңгыры" ("Музыкаль звездопад") республика конкурсында урта яшьтәгеләр төркемендә беренче урынны яулап кайтты. Ә районда узган "Балкыш" балалар фестивалендә Эльвина Шаһгалиева "Конферанс" дипломына лаек булды.

- Мин ул фестивальдә җырларга тиеш идем. Көтмәгәндә миңа алып баручы булырга тәкъдим иттеләр. Бераз шүрләсәм дә ризалаштым, - ди Эльвина. - Әйбәт кенә килеп чыкты тагын үзе.

Бүгенге көндә Эльвина Мәләкәс урта мәктәбенең VII сыйныфында укый. Төрле бәйгеләрдә еш катнашуына карамастан, яхшы билгеләр генә ала. Киләсе елга ул музыка мәктәбен тәмамлый. Киләчәген җырга, музыкага багышларга ниятли. Уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сђлђт