Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Калмашлылар матур концерт белән авылдашларын таң калдыра алды

Калмаш авылында «Туган авылым - Калмашым» дип исемләнгән күркәм бәйрәм оештырылды. Концерт «Өмет» ветераннар хоры һәм «Сәйлән» фольклор коллективы үзешчәннәре башкарган «Калмашым» җыры белән башланып китте. Сәхнә түреннән авылыбызның мөхтәрәм кешесе Хәлимә апа Гыймазова иҗат иткән такмакларны бик матур итеп «Сәйлән» фольклор коллективы артистлары башкарды. Шулай ук коллективның инде күптәннән...

Калмаш авылында «Туган авылым - Калмашым» дип исемләнгән күркәм бәйрәм оештырылды. Концерт «Өмет» ветераннар хоры һәм «Сәйлән» фольклор коллективы үзешчәннәре башкарган «Калмашым» җыры белән башланып китте.

Сәхнә түреннән авылыбызның мөхтәрәм кешесе Хәлимә апа Гыймазова иҗат иткән такмакларны бик матур итеп «Сәйлән» фольклор коллективы артистлары башкарды. Шулай ук коллективның инде күптәннән онытылган «Кызрач» авыл бәйрәме күренешен сәхнәләштереп күрсәтүе бар кешенең күңеленә хуш килде. Баянчыларыбыз һәм гармунчыларыбыз Мирзанур Закиров, Мөнәвир Мусабиров, Илшат Мәүләвиев, Рәсим Гыйльфанов, Илнар Кашапов үтә дә моңлы итеп матур көйләр тезмәләре башкардылар. Туган җирләре, газиз авыллары турында җанга үтеп керерлек җырларны Венера Вәлиева, Рәйсә Каюмова, Гүзәлия Борһанова, Әнисә Әсәдуллина, Тәскирә Әгълиева, Валерий Брецов, Сәгыйдә Гыймаева, Илнара Нәҗипова, Мирзанур Закиров башкардылар. «Сәйлән» коллективының яшьләр составы искиткеч матур итеп «Ай җаный суларда» исемле җырны чишмә буенда кебек итеп башкарды. Ә коллективның урта яшьтәгеләре Рәкыя Ибраһимова, Фәния Хәҗипова, Гөлшат Лотфуллина, Гөлчирә Сәлахова, Гөлфинә Сәрвәрова, Римма Заманова, Гөлсимә Салиховалар күңелләрнең иң нечкә кылларын кузгата торган җыр җырладылар. Сыер савучы һәм көтүче биюләрен үтә дә оста итеп озак еллар сыер савучылар булып хезмәт иткән Кимая Кашапова белән Зәйтүнә Нәҗипова башкарды. Җыелганнар дәррәү алкышлар белән Ләйсән Кәрамова, Диләрә Кашапова, Гөлфия Газизуллина, Сәгыйдә Гыймаева укып киткән шигырьләрне каршы алдылар. Концертны бик җылы мохиттә Айрат Габдуллин белән Айсылу Вәлитова алып бардылар. Ә бәйрәмебез Калмаш урта мәктәбенең укытучылар коллективы башкаруындагы «Шушы яктан, шушы туфрактан без» җыры белән тәмамланды, дип яза безгә Калмаш авылының «Яшьлек» мәдәният йорты директоры Гөлшат Лотфуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев