Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Илһам фестивале

Тукай районы хакимияте, Рәшит Ваһапов исемендәге фонд белән берлектә мәшһүр җырчы Илһам Шакиров истәлегенә багышлап «Китмә, сандугач!» исемле фестиваль оештыра. Әлеге чара 14 сентябрьдә безнең районда – җырчының туган авылы Яңа Бүләктә башланып китә. 8 октябрьдә Казан филармониясендә, 27 октябрьдә Мәскәүдә, 13 ноябрьдә Уфа шәһәрендә концертлар булачак.

Яңа Бүләк авылына Казаннан һәм республика районнарыннан күпсанлы кунаклар киләчәк. Бу быел гына арабыздан киткән бөек җырчыга хөрмәт йөзеннән зурлап уздырылган беренче чара. Аны оештыру буенча махсус комиссия төзелде. Җырчының туган авылы белән кызыксынучылар бихисап булуын исәпкә алып, очрашу Яңа Бүләк белән танышудан башлана. Кунаклар иң башта «Илһам чишмәсе»ндә тукталачак. Аннары Илһам Шакиров туып-үскән йортны караячаклар. Музейга бару юлында урамның буеннан-буена җырчы тормышыннан фотосурәтләр куелачак. Һәрберсе янында аңлатма бирүче экскурсовод торачак. Капка төпләрендә исә үзешчәннәр тарафыннан авыл тормышыннан күренешләр тәкъдим ителәчәк. Бәйрәмдә ярминкә эшләячәк. Анда милли киемнәр, читек-чүәкләр, яулыклар, киез итек һәм киездән тегелгән аяк киемнәре, сувенирлар булачак. Тамаша карый-карый, чәйләр эчә-эчә музейга килеп җиткән кунакларны районның иң оста чәкчәк пешерүчеләре, гармунчылары каршы алачак. 
Мәктәп территориясендә Зөһрә Шәрифуллина, Идрис Газиев, Илһам Вәлиев, Раяз Фасыйхов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Руслан Сәйфетдинов, Рөстәм Насыйбуллин, Зәлилә һәм Актаныштан «Агыйдел» бию ансамбле катнашында зур концерт булачак. Артистлар Илһам Шакиров репертуарыннан да җырлар башкарачак. 
Урта һәм өлкән буын яшьлекләренә кайтыр, Илһамлы елларны сагынып искә алыр.
Кыскасы, Яңа Бүләк авылында зур бәйрәм көтелә. Халкыбызның яраткан җырчысы истәлегенә багышланган бу чара аның исемен мәңгеләштерү һәм рухи мирасын киләчәк буыннарга тапшыру өчен кирәк.
Райондашларыбызны әлеге бәйрәмгә чакырып калабыз. Илһам Шакиров тукайлылар өчен аерым горурлык. Аның илһам чишмәсе безнең җирдә башлана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев