Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Икеләтә бәйрәм булды» 

Август аенда үткәрелгән «Бал бәйрәме»ндә башкалабыздан чакырылган артистлар арасында иң күренеклесе, иң халыкчаны, кыскасы, чын-чынлап халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева да бар иде. Ул вакытта бәйрәмнән алган тәэсирләрен җырчы газета укучылар белән дә уртаклашты. 

Бу бәйрәмгә ул ашкынып килде. һәм, дөрестән дә, халык яраткан җырчысын алкышларга, чәчәк гөлләмәләренә күмде. Әнә, аны уратып алганнар. Ул исә, «Яшисе килә җирдә...» дип җыр суза. 
– Иясенә тап булгансыз, редакция бик белеп чакырган мине. Балачактан – умартачы мин. Әткәй 42 баш умарта тотты. Без – алты бала, барыбыз да затлы һөнәргә мөкиббән булдык, умарталыкта яратып эшләдек. Властька Никита Сергеевич Хрущев килгәч, умарталарыбызны биш башка гына калдырырга рөхсәт иттеләр. Моннан соң андый хаталар кабатланмасын! 
Янә бала вакытларга – умарталыкка әйләнеп кайтыйк әле. Төтенче булып башладым мин умарталыктагы эшемне. Алтыбыз да бал кортлары белән бик дус булып үстек, алар да безне үз итте. Бал корты бит ул – гаҗәеп бөҗәк. Ул начар ис яратмый. Ул үз гомере хисабына армый-талмый нектар җыя. Көннәр буе, ерак аралардан нектар ташып канатлары туза, шуңа да алар аз яшиләр. Аларны үз итсәң, яратсаң, бал кортлары да сине үз итә. Умарта корт аера – без яланбаш йөрибез. Без корт аера торган мәлне дә сизәргә өйрәндек. Кич белән умарта янына килеп тыңлыйбыз. Умартада ике-өч ана корт, алар безелдиләр. Һәрберсенең үз тавышы. Ике ана булса – ике төрле, өч ана булса өч төрле тавышка безелдиләр. Шуннан кич белән саклап торабыз – кайда ана корт куна, күч аның янына җыелышып укмаша. Корт күчен бер генә ана белән – көчлесен сайлап, яңа умартага ябып куябыз. 
Балачактан тагын бер хатирә. Бервакыт эңгер-меңгер җитеп килә – Ида исемле апам белән (ул мине музыка училищесында укытып чыгарды, Аллаһның рәхмәте булсын!) яланнан кайтып киләбез. Аяк астында – үләнгә корт сарган. Корт тубалы алып килеп җыеп алып кайттык. Бәрәкәтле, саваплы хезмәт ул – умартачы эше. 
Авылда утын ярып, печән чабып, умарта карап үстем дә, артист булып киттем. Умарта кортларыннан чактыра-чактыра чыныкканмын күрәсең, сәнгать дөньясында акулалар белән «бил алышырга» да туры килде – бирешмәдем. Үргә менү – авыр, ә менә шул югарылыкта кала алу тагын да авыррак. Мин – хәрәкәттә, бар яклап та. Бик яратып киләм Чаллыга. «Энергетик» мәдәният йорты, бу мәйданчык – яшьлек эзләрем калган урын. «Энергетик» мәдәният йортында иң беренче соло концерты бирдем. Менә шул матур чакларны искә төшердегез – яшьлегемә кайттым. Бал бәйрәменә чакырдыгыз – балачагыма кайттым. Менә шулай, бүген минем өчен икеләтә бәйрәм. Барысы да – бал һәм варенье бәйрәме дә, халыкның күплеге һәм аларның бик җылы кабул итүе дә күңелемә хуш килде. Якташларым белән очраштым. Халык белән тулы мәйданда, күзгә-күз карап җырладым, алар рәхәтләнеп биеде. Ярый әле килгәнмен, – дип бәйрәмнән һәм сәфәреннән канәгать булуын белдерде, кайбер серләрен ачты, изге теләкләрен җиткерде. – Тормышымны артистлыкка багышладым, ихластан халкыма хезмәт итеп яшим. Бервакыт сәхнә тормышын калдырырга туры килсә, мин балачак һөнәремне дәвам итәрмен, Аллаһ боерса. Сәламәтлегем булса, янә умартачы булып китәргә дигән изге ниятләр белән яшим. Халкымның күңеле дә, тормышы да бай һәм матур булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев