Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Һәркемнең елмаеп яшәвен телибез

Республика көнендә Шилнәбаш авылы халкы бәйрәм итәргә мәдәният йорты фойесына җыелды.

Сәхнә матур итеп бизәлгән, тирә-якка бәйрәм кәефе таратып, татарча моң агыла. Иң беренче булып авыл халкына котлау сүзләрен җирлек башлыгы Ольга Гончарова җиткерде. Ул бирегә җыелучыларга рәхмәтен әйтте, бүгенге чарада яшьләрнең, балаларның аеруча күп булуына сөенечен белдерде.

Аннары тамашачы игътибарына авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде. Көчле кул чабулар астында сәхнәгә иң нәни артистлар - "Родничок" бию коллективының кече төркеме чыкты. Мария һәм Дарья Маратаеваларның "Жизнь моя", "Погода в доме" җырларын тамашачылар бик яратып кабул итте, аларга кушылып җырлады. Авыл китапханәсе мөдире Нурзилә Бариеваның тарихи викторинасында да халык бик теләп катнашты. Бәйрәмнең иң истә калган тагын бер мизгеле - "Нивушка" фольклор коллективы үзешчәннәренә авыл җирлегенең рәхмәт хатларын тапшыру булды.

Концерт программасы тәмамланганнан соң бәйрәм уен мәйданчыгында дәвам итте. Бәйрәмнең төп геройлары - балалар - рәхәтләнеп күңел ачтылар: уйнадылар, биеделәр, җырладылар, эстафеталарда катнаштылар, "Җир йөзендә без һәрвакыт тынычлык булуын һәм һәркемнең елмаеп яшәвен телибез! Һәр кешенең үз өе, үз гаиләсе булсын иде!" дип күңелләрендәге изге һәм самими теләкләрен асфальтка төшерделәр, рәсемнәр ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шилнђбаш