Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бүләккә – спектакль

«Театраль олимп» фестивале кысаларында һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек уңаеннан Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашларына Ш.Хөсәеновның «Егерме ел үткәч» дип аталган спектаклен бүләк итте.

Әсәрдә сугыштан соңгы авыр чорлар сурәтләнә. Еллар үтә баруга карамастан, һәркем үзенең якынын исән кайтыр дип көтә. Күренешләр, нигездә, тукталышта бара. Төп рольне башкаручы Рабига Акмалова улын сугыштан көтүче Ана образын шулкадәр оста итеп башкарды, тамашачының соклануы стеналарга сыймады. Гомумән, артистларның барысы да чын күңелләрен биреп уйнады. Кайчак зал тып-тын калды, кайчак алкышларга күмелде. Башка рольләрне Әнүзә Нәбиуллина, Валентина Сәгыйдуллина, Роза Зарипова, Булат Гыйниятуллин, бала образын Виктория Сметанина башкарды.
Спектакль тәмамлангач, Роза Зарипова сугыш еллары турында үзе язган хикәяләрен укыды. 

Тамара ТУЗЕЕВА, 
мәдәният йорты директоры.

Фото Тамара Тузеевадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев