Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бәйге Мәләкәс авылына да килеп җитте

Мәләкәс авылы «Чишмә башы» («Истоки») бәйгесе кысаларында мәдәният йорты сәхнәсендә, иң беренчеләрдән булып, «Питрау» керәшен халык фольклор коллективының кечкенәләр һәм яшьләр төркеме «Өй саклау» йоласын күрсәтте. Авылның символына презентация оештырылды, Мәләкәс авылына багышлап язылган җыр (Р. Сәетгәрәева сүзләре, Р. Семенова көе) башкарылды. Концерт алдыннан авыл халкы, кунаклар игътибарына «Оста куллар...

Мәләкәс авылы «Чишмә башы» («Истоки») бәйгесе кысаларында мәдәният йорты сәхнәсендә, иң беренчеләрдән булып, «Питрау» керәшен халык фольклор коллективының кечкенәләр һәм яшьләр төркеме «Өй саклау» йоласын күрсәтте. Авылның символына презентация оештырылды, Мәләкәс авылына багышлап язылган җыр (Р. Сәетгәрәева сүзләре, Р. Семенова көе) башкарылды. Концерт алдыннан авыл халкы, кунаклар игътибарына «Оста куллар ясаган могҗиза» дип аталган күргәзмә тәкъдим ителгән иде. Аны китапханәче Лидия Фартдинова әзерләде.

Шулай ук мәдәният йортында «Гөрләшеп яшик әле» дип аталган концерт та үтте. 5 ел рәттән бу концерт авыл яшьләре көче белән куела. Монда «Яшьлек» бию коллективы, «Питрау» фольклор коллективы, «Кәмит компания» театры артистлары катнаша. Сәхнәдә җыр, бию, миниатюралар күп булды. Саша Гаврилов, Валера Анисимов, Алия Шәйхразиева, Саша Саватеев, Алена Адамова, Алина Асылгәрәева башкарган җырлар барлык тамашачының да күңеленә хуш килде. Концертны оста итеп Эльмира Фартдинова белән Илдар Әхмәтгалиев алып барды, дип хәбәр итә Мәләкәс авылы мәдәният йорты директоры Людмила Адамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев