Укытучыларым үрнәге яшәргә көч бирә
Аккан сулар, сызылып аткан таңнар төсле гомер үтә. Еллар-айлар, айлар-көннәр үтә. Әле кайчан гына әниемнең ышанычлы кулларына тотынып, сөенеп-талпынып мәктәп бусагасыннан атлап кергән идем, инде аны тәмамлаганыма да 5 ел вакыт үтеп киткән.
Олы тормыш юлына чыгар алдыннан соңгы тапкыр кыңгырау чыңлатып, гыйлем-тәрбия биргән мәгърифәт йортыбыз, укытучыларыбыз белән саубуллашканда күңелдә берсеннән-берсе матур күпме хыяллар иде! Ап-ак каеннар күләгәсенә сыенып утырган мәктәбебез боегып озатып калган иде. Шул мизгелләрне кабат-кабат кайтып барлыйм, сагынуымны очрашу гына басар дигән өмет белән Мусабай Завод авылындагы мәктәбемә ашыгам. Ә анда гадәти булмаган тынлык, дәресләр яңа гына башланган чак. Салмак кына атлап, үзем укыган сыйныф кабинетының ишек төбенә килеп басам. Нәкъ элеккегечә ак буяулы ишек ачылыр да аннан кояштай елмаеп яраткан укытучым килеп чыгар дип көтәм. Ни могҗиза - каршыма, чыннан да, Гөлшат Мөдәррис кызы Марсалова чыга. Гел дә үзгәрмәгән, элеккечә яшь, чибәр, көләч йөзеннән нур бөркелеп тора. Без аны бөтен сыйныфыбыз белән яраттык. Үз фәнен фанатларча яраткан, бик тә гыйлемле, иҗади карашлы рус теле белгече булганы өчен генә түгел, әниебез кебек олы җанлы, ярдәмчел, нечкә күңелле, тыйнак һәм сабыр холыклы булганы өчен дә.
Тумышы белән дә Мусабай Завод авылыннан ул. Кечкенәдән укытучы булырга хыяллана һәм мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган кыз Алабуга педагогия институтының рус филологиясе факультетына укырга керә. Студент елларында үзенең булачак тормыш иптәше Николайны очрата. Авылга яшь гаилә генә түгел, ике яшь белгеч кайта. Николай Васильевич беренче елларда ОБЖ фәнен укыта, аннан соң мәктәп директоры итеп билгеләнә.
Гөлшат апаның дәресләре бүгенгедәй күз алдымда. Рус классиклары иҗат иткән дөньяга шундый кызыклы, мавыктыргыч сәяхәтләр ясый идек. Әлеге фәнне яратып укуыбыз, Пушкин, Лермонтовлар иҗатына гашыйк булуыбыз да - аның тырышлыгы нәтиҗәсе. Бүген дә иң абруйлы укытучы ул: аның укучылары рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнарын районда иң югары балл белән бирә.
Гөлшат апа белән Николай Васильевич 2 бала тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Алинә укытучы һөнәрен сайлады. Уллары X сыйныфта укый. Икесе дә бик акыллы, хезмәт сөючән. Тату гаилә өлгесе булган әти-әниләре белән горурланалар. Минем өчен дә иң матур өлге алар, һәр гамәлемне яраткан укытучыларым узган тормыш һәм хезмәт юлы белән тәңгәллим.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 14:00Кадерле әни, талантлы педагог Балалар бакчасы тәрбиячесе, педагог, бакча мөдире Клара Габделхакова утыз биш еллык педагоглык эшчәнлегендә берничә буын балаларга тәрбия, белем биргән. Алар бүген әниләредәй якын күргән тәрбияче апаларына баш иеп рәхмәт әйтә.8200
-
5 март 2021 - 13:05Ишетә алу – олы бәхет «Демография» милли проектының «Халыкның сәламәтлеген ныгыту» региональ проекты кысаларында, шулай ук районда яшәүчеләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту максатыннан үзәк дәваханә 1 марттан 10ысына кадәр ишетү органнары авыруларын кисәтү ункөнлеге үткәрә. Ишетү сәләтен югалтмау, колакларны саклау турында үз киңәшләрен район үзәк дәваханәсе табиб-отоларингологы Ильхом Сәгыйдуллин бирә.7600
-
5 март 2021 - 12:20Ашламасыз җиргә орлык ташлама... Язгы кыр эшләрен үтәп чыгу өчен район буенча барлыгы 4148 тонна минераль ашлама тупланган. Бу, уҗым культураларына кертелгәнне дә исәпләп, бер гектарга тәэсир итүче матдә 52,7 килограмм дигән сүз.6000
-
5 март 2021 - 11:40Спартакиада Районның авыл җирлекләре, оешма һәм предприятие-ләре арасында III Спартакиада башлана.7400
-
5 март 2021 - 11:20Март аена мәдәни чаралар Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында район мәдәният һәм ял үзәге март аенда авыл җирлекләрендә түбәндәге чаралар үткәрүне планлаштыра.7100
-
5 март 2021 - 10:55Җиңүләр булсын Район башлыгы Фаил Камаев мәктәп директорлары, физкультура укытучылары, спорт мәктәпләре тренерлары белән очрашу үткәрде.9200
-
2 март 2021 - 12:59"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.23000
-
22 февраль 2021 - 15:40Йорт бүлүгә барып җиттеләр Ана һәм бала, килен һәм кайнана мөнәсәбәтләре һәр гаилә өчен актуальдер, мөгаен. Минем дә бер гаилә тарихына күз саласым килә.25400
-
21 февраль 2021 - 14:20Әтиемне хезмәттәше җәфалаган Гыйбрәтле хәлләр безнең тормышта бик күп булды инде ул, бер кешенең дә күңел сандыгы буш түгел бит. 1964 елның июль аенда без әтием белән аның туган авылына печән әзерләшергә кайттык. Әтием Мөслим районы Күбәк авылыннан иде. Миңа ул вакытта 6 яшь тулып кына киткән иде. Ул вакытлар минем күңелемдә әле дә матур хатирәләр булып саклана. Авыл урман янына урнашкан, урманда әтиләр печән чаба, без җиләк җыябыз. Әти миңа җиләкне ничек җыярга өйрәткән иде. Шалашлар ясадылар, без шунда ял итәбез. Җингәчәй учакта ашарга әзерли. Ул мәтрүшкәле, сөтле чәйнең тәмлелеге... Кайбер көнне мине алып бармыйлар. Кайтканда әти тәлгәше белән җиләк жыеп миңа алып кайта. Капка төбендә кызлар янында утырганда мин горурланып әтием каршына йөгерәм.30800
-
6 март 2021 - 11:35Резеда Сафина: Таянырдай кешеләр булу бик кыйммәтАвылның хуҗабикәсе. Авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче хатын-кызлар турында шулай диясе килә. Җирлектәге көндәлек тормышны көйләп алып баручы ханымнар бит алар. Аларга бу җиңел биреләме? Каян көч алып эшлиләр? Шушы һәм башка сорауларга ачыклык кертү теләге белән без Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафинага берничә сорау бирдек.8000
-
3 март 2021 - 10:45Һәр эшне – күңел җылысы белән «Алдынгылар слеты-2021» Тукай районы эшсөярләрен бергә җыйды. Ул «Энергетик» мәдәният сараеның зур залында тантаналы бәйрәм төсендә үтте. Туган җирне данлаган шигырь һәм җырлар яңгырады, 45 еллыгын каршылаучы Тукай районының тарихын һәм бүгенге казанышларын чагылдырган фильм тәкъдим ителде, «Тукай икмәге»ннән авыз итү бәйрәмнең үзенчәлекле бизәге булды.19600
-
3 март 2021 - 12:40Газ белән агуланганнар Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, Тукай районының Яңа поселогында Мирный урамындагы шәхси йортта газ белән агулану очрагы теркәлгән. Йортта өч кеше яшәгән. 1954 һәм 1978 елгы хатын-кызлар үлгән, 1981 елгы ир-ат аңына килгән, бүген ул больницада.12000
-
3 март 2021 - 15:15Акча алу өчен гариза язарга кирәк Ана капиталы исәбен-нән айлык акча алучы гаиләләргә хәзер түләүләрне алга таба дәвам иттерү өчен Пенсия фонды бүлегенә гариза язарга кирәк булачак. Түләүләрне автомат рәвештә дәвам итү тәртибе узган елның апрель аенда коронавирус инфекциясенә бәйле рәвештә кертелгән иде. Гариза бирү системасы исә 2 марттан яңартылды. Аны Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша яки дәүләт хезмәтләре порталында бирергә була. Гаризалар шулай ук клиент хезмәте күрсәтү офисларында, күпфункцияле үзәкләрдә кабул ителә.11900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика