Якты юл
  • Рус Тат
  • Мәктәп яны лагереның соңгы көне, ә балаларның тараласы килми

    Дөньяда балаларның тирә-якны яңгыратып, гөр килеп уйнауларыннан да күңелле ни бар микән? Күңелгә җылы бөркелә, яшәешебезнең мәгънәсе, сабыйларыбыз белән тормышның тулы, ямьле булуы турында искәртә аларның көр тавышлары, көндәлек мәшәкатьләребездән югарырак күтәрә. Йомыш белән барган җиремнән, үзем дә сизмәстән, шул сихри тавыш чакырган якка таба атлыйм. Баксаң, мәктәп яны лагерена...

    Дөньяда балаларның тирә-якны яңгыратып, гөр килеп уйнауларыннан да күңелле ни бар микән? Күңелгә җылы бөркелә, яшәешебезнең мәгънәсе, сабыйларыбыз белән тормышның тулы, ямьле булуы турында искәртә аларның көр тавышлары, көндәлек мәшәкатьләребездән югарырак күтәрә. Йомыш белән барган җиремнән, үзем дә сизмәстән, шул сихри тавыш чакырган якка таба атлыйм. Баксаң, мәктәп яны лагерена йөри торган балалар өчен Сабан туе үткәреп яталар икән. Алар исә, гөр килеп дөньяларын онытып, рәхәтләнеп уйныйлар, әбәкләшеп йөгерәләр.

    Биредә әнә «балык тотучылар» ярыша, тирә-яктагылар көч бирә, үзләрен сынап карарга теләүчеләр чиратка баскан. Күз бәйләп чүлмәк ватарга теләүчеләр Гөлназ апалары янына җыелган. «Анда түгел, сулга борыл! Барып җитмәдең бит әле, кая барасың инде - сук!» - дип сөрән сала җанатарлар.

    Үзәгемне өзеп, бала чагым искә төште. Без, сугыш чоры балалары, укулар тәмамлангач болай уйнамый идек. Бригадир абый уку беткән көнне көтеп кенә тора да, безне 9-12 яшьлек яланаяклы малайларны-кызларны басуга чүп утарга алып чыгып китә. Сөенә-сөенә барабыз, эштән курыкмый идек, сөенечнең хикмәте шунда - безне кырда бер тапкыр ашаталар, өйгә алып кайтырга зур гына телем ипекәй бирәләр иде. Ә көнлек нормаңны үтәсәң, әниләргә хезмәт көне язалар. Хискә бирелеп, күңелем тулып кайсы йөгерешченең беренче килгәнен күрми калганмын. Балаларның көр тавышы кабат чынбарлыкка кайтарды. Аллага мең шөкер, балаларыбыз бәхетле, мул тормышта үсә. Кадерен генә белсеннәр иде. Талантлы алар, кыюлар, өс-башлары, кем әйтмешли, чук кебек. Сабан туе күчтәнәчсез булмый, кечкенә генә булса да һәрберсенә җитәрлек бүләкләр алганнар. Уйнап арыганнан соң алар пешекче апалары әзерләгән табынга ашарга йөгерделәр.

    Вожатый апалары аларның ялларын бизәү, истә калырлык итү өчен бай программа әзерләгәннәр. Шәһәр паркындагы карусельгә, Түбән Камага изгеләр чишмәсенә баруларын берсен-берсен бүлә-бүлә сөйләделәр кызлар, истә калырлык сәяхәтләр булган алар. Бергәләшеп табигать кочагына чыгу, дару үләннәре җыю дисеңме... Дару үләннәре дигәннән, балаларны авыл китапханәсенә очрашуга чакырганнар. Анда аларга биолог-эколог Тәгъзимә Гыйззәтуллина үзебезнең җирлектә үсә торган дару үләннәре, аларның дәвалау үзенчәлекләре турында сөйләгән.

    Кыскасы, лагерь җитәкчесе Илмира Кашапова, вожатый апалары Гөлназ Нуриева, Рәфилә Галиева, Инзилә Вәҗиева балалар рәхәтләнеп ял итсен, сабый чакларының бу мизгелләре еллар үткәч тә сагынып искә алырлык булсын өчен зур тырышлык куйганнар, хыял-фантазияләрен кызганмаганнар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: