Якты юл
  • Рус Тат
  • Мәктәбе булган авылның киләчәге бар

    Халыкны милләт буларак формалаштыруда авылларның роле гаять зур. Милли гореф-гадәтләрнең, матур йолаларның авылда сакланганын, талантлы, зыялы шәхесләрнең күпчелегенең авылдан чыкканлыгын искә алсак, элек-электән үк авыл кешесенең белемгә омтылышы зур булганлыгына инанасың. Димәк, балалар бакчасы, мәктәп кебек дәүләт учреждениеләре бетерелсә - авыллар, ә алар белән бергә халык та милләт буларак юкка...

    Бүгенге көндә ил буенча мәктәпләрне ябу, аз комплектлы мәктәпләрне берләштерү, фәнни тел белән әйткәндә, оптимальләштерү сәясәте алып барыла. Кызганычка каршы, әлеге сәясәт район мәктәпләрен дә читләтеп үтмәде. Шундый катлаулы шартларга карамастан, безнең Кече Шилнә урта мәктәбе үз статусын саклап калды. Безнең укучылар үз авылларында, үз җирлекләрендә белем алалар. Мәктәбебезнең ачылу тарихы узган гасырның урталарына барып тоташа. Бу җирлектәге интернат тибындагы беренче мәктәп 1958 елда күрше Олы Шилнә авылында төзелә. Әмма укучылар саны күбәю сәбәпле, урыннар җитми башлый. Шулай итеп, Кече Шилнә авылында яңа мәктәп тергезү турында карар кабул ителә. Кичекмәстән төзелеш эшләре башлана...

    320 укучыга исәпләнгән яңа мәктәпкә 70нче елларда нигез салына. 1978 елның 20 декабрендә мәктәп ачу тантанасы узып, Василий Филинов директор итеп билгеләнә.

    Әлеге мәктәпне йөзләгән укучылар тәмамлады. Бу дәвер эчендә директорлык вазыйфасын Николай Золотарёв (1980-1989), Анатолий Александрович Плеханов (1989-1991), Рәүф Галимов (1991-1999) башкарды. Хәзер бу зур мәктәпне дистә елдан артык Александр Серебряков җитәкли.

    Мәгариф тармагындагы үзгәрешләр, әлбәттә инде, безнең мәктәпкә дә тәэсир итми калмады. Мәктәп 2002 елның апрелендә аккредитация үтте. 2011 елның сентябреннән башлангыч сыйныфлар өчен яңа укыту стандарты кертелде. 2005-2007 елларда X-XI сыйныфлар аграр юнәлешле профильне үзләштерде. Киләсе уку елыннан, филологиягә аеруча басым ясап, шул тармак буенча профильле сыйныфлар ачу планлаштырыла.

    Кече Шилнә урта мәктәбенең матди-техник базасына килгәндә, анда спорт залы, аудио һәм видеоаппаратура белән җиһазланган махсус уку кабинетлары, радиоузел, лабораториядән тыш, тагын интернет челтәренә тоташкан заманча җиһазландырылган компьютер класслары бар. Укучыларда хезмәткә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, мәктәп ишегалдында теплица һәм авыл хуҗалыгы техникасы өчен остаханә төзелгән. Мәктәп 6нчы номерлы музыка мәктәбе, "Олимпийский" спорткомплексы, районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белән тыгыз элемтәдә тора. Патриотик тәрбиягә дә аерым игътибар бирелә. Әлеге юнәлештә мәктәптә Бөек Ватан сугышы темасын яктыртучы тарихи музей эшләп килә. Анда Олы Шилнә авылыннан сугышка киткән авылдашыбыз, танылган хәрби генерал И. Ф. Богомолов хакында да бай материаллар тупланган. Мәктәптә төрле түгәрәкләр, спорт секцияләре эшли. "Родничок" (хореография), "Палитра" (сәнгать буенча), "Яшь математик", "Мин һәм дөнья" түгәрәкләренә, дзюдо һәм баскетбол секцияләренә укучылар бик теләп һәм яратып йөриләр.

    Бүгенге көндә Кече Шилнә урта мәктәбендә 130 бала белем ала. Шуларның 49ы - башлангыч, 81е урта һәм югары сыйныфларда укый. Укучыларыбыз район, республика һәм ил күләмендә үткән төрле бәйгеләрдә, ярышларда, олимпиадаларда бик теләп катнашалар, призлы урыннар яулыйлар.

    Мәктәпнең педагоглар коллективы да көчле. Мәгариф системасында зур тәҗрибә туплаган 19 укытучының күбесе - югары категорияле белгечләр. Саимә Габитова, Фирүзә Кыямова, Гөлсем Мускина, Рөстәм Галимов әнә шундыйлардан. Педагоглар үзләре дә район, республика күләмендә оештырылган чаралардан читтә калмый. Мисал өчен, башлангыч сыйныф укытучысы Надежда Шәрипова "Ел укытучысы-2010" конкурсында җиңеп, лауреат булды. Бу исемлекне дәвам итеп, бөтен гомерләрен мәгариф өлкәсенә багышлаган ветеран укытучыларыбыз Василий Филимоновка, Вера Сальниковага, Лев Сальниковка ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Мәктәбебезнең чишмә башында алар торган бит, нигез ташын алар куйган бит. Ә тарихын белмәгән буынның бүгенгесе дә, киләчәге дә юк. Шуңа күрә мәктәптә узган очрашу-бәйрәмнәрнең иң түрендә ветераннарыбыз утыра.

    Үзем укыган Кече Шилнә урта мәктәбе бүген менә шундый тулы канлы, матур тормыш белән яши.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: