Якты юл
  • Рус Тат
  • Күзкәй авылына язучылар десанты «төште»

    Күптән инде мондый җылы рухлы, күңелләрне кузгата, рәхәтләнеп сөйләшә торган очрашу булганы юк иде. Халык белән очрашуга Чаллы Язучылар берлеге рәисе, ике дистәдән артык китап чыгарган танылган язучы, галим, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премия иясе Факил Сафин (Факил Әмәк, аның «Гөлҗиһан»повесте безнең газетада чыгып килә) җитәкчелегендә бер төркем язучылар килде....

    Күзкәй китапханәсе мөдире Тәнзилә Шәйхнурова очрашуны башлап җибәрүгә, зал белән язучылар арасында дустанә бер мохит барлыкка килде. Рәсми итеп сүз бирүләр дә, гадәттә мондый чакларда була торган киеренкелек тә юк. Аралашу, сөйләшүләрдән күренеп тора: язучылар үз иҗатлары турында китап укучыларның фикерләрен күбрәк белергә, кем әйтмешли, халык фикерен тыңлап, туачак әсәрләренә «җим чүпләргә», дөнья хәлләре, бүгенге чынбарлык турында ихлас сөйләшергә килгәннәр. Факил Сафинның чыгышы, һәрвакыттагыча, акыллы бер вәгазь рәвешендә яңгырады һәм очрашуда сөйләшүләргә бик матур юнәлеш бирде. Язучыларның һәммәсен халык тын да алмый тыңлады, сорауларын да бирә тордылар. Залда җылы бер рухи бердәмлек хасил булды.
    Гомере буе укучыларга татар теле һәм әдәбиятын укыткан, нәфис сүз остасы Зилә Нәҗипова Факил Әмәкнең шигырьләрен сөйләде, күп кырлы бу язучының әсәрләре турында фикерләрен җиткерде. Очрашуның көтелмәгән бер мизгеле - Күзкәй урта мәктәбе укытучысы Назилә Авзалова студент чагында Факил Сафин институтта укыткан һәм кыз аның лекцияләрен бик яратып тыңлый торган булган. Укытучысына олы рәхмәтен белдерү өчен ул үзенең укучылары белән язучы турында олы әдипләрнең фикерләре, бәяләмәләреннән әдәби монтаж әзерләп алып килгән. X сыйныф укучысы Диана Мусина Әлфия Ситдыйкованың шигырен хисләнеп укыды, үзе дә шигырь яза икән. Залда утыручылар Әлфиянең үз чыгышын да яратып тыңладылар. Аның авылдашы (Актаныш районы, Күҗәкә авылы) авылның ветеран-укытучысы Ләйсәния Авзалова язучыга туган авылларының тарихын тәфсилләп язганы өчен ихлас рәхмәтен әйтте, иҗатында уңышлар теләде. Сөйләшү барышы җырлар белән дә бизәлде. Студент кызыбыз Айгөл Шәйхетдинова бу юлы да Казаннан яңа җыр алып кайткан. Язучылар үзләре белән алып килгән гомере буе балаларны музыкага өйрәткән Зиләрә ханым Имаметдинова гармунда уйнап, бөтен залны җырлатты. Монысы үзе бер күңелле хәл, якты бер иҗади манзара булды.Күзкәйлеләр инде элекке очрашулардан таныш Зифа Кадыйрованы, соңгы елларда гына ике китап чыгарган, гомере буе гаммәви мәгълүмат чаралары тармагында эшләгән Рахман Шафигуллинны, Зимфира Исламованы да кызыксынып тыңладылар.
    - «Ялгыз бүре» әсәре тормыштан алынды. Дүрт мең тиражлы «Якты юл» газетасында басылуы өчен мин редакциянең иҗат коллективына рәхмәтле, иҗади элемтәбез дәвам итәр дип ышанам, - ди райондашыбыз, Кече Шилнә урта мәтәбе уктучысы Зимфира Насыйховна.
    Китапханәдә электән үк «Иң күп китап укучы» конкурсы бара һәм һәр ел тәмамлангач, иң күп китап укучыга Мактау кәгазе, бүләккә китап тапшырыла.Быел иң күп китап укучылар дип урта мәктәп укытучысы Назима Хәсәншина һәм Х сыйныф укучысы Ләйсән Галиева танылды.
    Очрашу өч сәгать дәвам итсә дә, халык таралырга ашыкмады. Язучыларның китапларын сату да оештырылган иде. Китап сөючеләр, очрашу истәлеге итеп, язучыларның китапларын алып, култамга яздырырга ашыкты. Шул арада Иске Байлар авылы мәдәният йорты директоры Наилә Шәйхетдинованың очрашу турында фикерен сорыйм:
    - Беләсезме, мондый очрашулар күңелне сугара, сине көндәлек ыгы-зыгыдан югарырак күтәрә. Тәнзилә Ахуновна элек тә язучылар белән очрашуларны үткәреп тора иде. Оста оештыра, ныклап хәзерләнә белә ул. Шул кадәрле күңел булды, язучының үзен күргәч, аның иҗатын күзәтә башлыйсың, - диде ул.
    Әлфия Ситдыйкова китаплар тезеп куелган, «Укучылар тәкъдим итә» дип язылган, өстәлгә игътибар иткән. Ул өстәлгә укучылар үзләре укыган китапларны китереп куялар, кемдер сайлап алып укый, үзе дә алып килеп куя. Әдәбият елында китап укытуның бер табышы дисәң дә була моны.
    Очрашу тәмам. Ә кешеләр таралырга ашыкмый. Әнә, Ринат Зыятдинов белән Марсель Биктимеров Факил Сафинны инде коридорда «эләктереп» алганнар - кызыксынган сораулары калган икән. Ихлас әңгәмә дәвам итә...
    Әдәбият елының әнә шундый җылы, дустанә шартларда, нәкъ безнең авылдан старт алуы безнең өчен күңелле фал. Очрашулар дәвам итәр әле дигән өметтә калабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: