Якты юл
  • Рус Тат
  • Кешеләр ихтирамын казанды

    - Сез ничек мөгаллим булып киттегез? - дигән сорауны ул гадәти кабул итте. "Юрий Гагаринның космоска очкан вакыты, 1961 елның 12 апреле. Мин, җиденче сыйныф укучысы. Өченче сыйныфтагыларга вожатый итеп билгеләделәр. Балалар белән тиз уртак тел таптым, кешенең космоска очу вакыйгасын яратып тыңлыйлар, бергәләп төрледән-төрле чаралар уздырабыз. Күңелемә дәрт керде,...

    Училищены уңышлы тәмамлаган егет канатланып туган авылы Иске Гәрдәлегә үзе укыган мәктәбенә кайта, дәртләнеп эшкә тотына. Физика укытуны һәм интернатта тәрбияче вазыйфасын йөклиләр. "Беренче остазларым - физика һәм математика укытучысы Рәүф Кәшиф улы Кәшиповның һәм директорыбыз Әнисә Насыйбулла кызы Гобәйдуллинаның җылы мөнәсәбәтләрен һәм педагогика нечкәлекләренә өйрәтүләрен һич онытасым юк", - дип искә ала мәгарифтәге беренче адымнарын Таһир Бари улы Шәйморатов. Ул чакта мәктәптә балалар күп була. Интернатта гына 86 бала яши. Таһир абыйлары һәркайсын, гаилә хәлләрен белеп, ни-нәрсәгә һәвәслегенә карап, тәрбия эшләре оештыра һәм күмәкләп төрле уеннарга, спорт ярышларына әзерли. Балалар белән чын күңелдән бирелеп эшләгәндә, аның оештыру сәләтен "Гигант" колхозы рәисе, фронтовик Зыя Закиров күреп ала. Унбер авылны берләштергән хуҗалыкның комсомол оешмасы җитәкчелегенә тәкъдим итә. Оешма зур, 188 комсомол әгъзасын берләштерә. Таһир һәр көнне ат җигеп, берничә оешманың эше белән танышып кайта, урындагы кимчелекләрне ачып, яшьләр белән эшне җанландыруга ирешә. Бөек Җиңү бәйрәмен каршылаганда, яшьләр бердәм тотынып, Иске Гәрдәле, Олы Шилнә, Әҗмәкәй, Калмаш авылларында Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәлләр төзеп урнаштыралар. Авылдашларының исем-фамилияләрен ачыклап, һәйкәл тирәләрен тәртипкә китерәләр. Яшьләр башлангычы һәм аларның турыдан-туры катнашы белән Калмаш, Иске Гәрдәле, Олы Шилнә авылларында клублар төзиләр, спорт эшләре җанлана. Волейбол, футбол, баскетбол, чаңгыда шуучылар командалары районда таныла. Берчакны район комсомол комитеты секретаре белән республика комсомол оешмасы беренче секретаре "Гигант"ка килеп чыгалар. Яшьләр оешмасының эшен ошатканнар, күрәсең. Таһир Шәйморатовны Казанга, комсомол эшенә кыстыйлар. "Авылны ташлап китәсем килми. Ничек баш тартырга? Җитмәсә, урак өсте. Җитәкчеләр партия исеме белән куркыталар. Хәрби комиссариатка барып, үз теләгем белән армия хезмәтенә китәсе иттем. Ике ел буе эчке хәрби гаскәрләр сафында комсомол эше буенча сәяси бүлек инструкторы булып хезмәт иттем", - дип искә ала яшьлек елларын ветеран-педагог. Хәрби офицер киеменнән нык атлап район мәгариф бүлегенә керә.

    - Исән-сау кайткансың, энем Таһир. Әйдә, безгә эшкә, инспектор кирәк, - дип үз янына чакыра мөдир Әхсән Сәхапов. Шул көннән Таһир Бари улы "Урал" мотоциклына атланып, Зәй зонасындагы кырыклап мәктәптән кайтып керми. Укыту-тәрбия эше белән якыннан таныша. Балалар белән турыдан-туры, күзгә-күз карап эшләү кызыксындыра. 1972 елны Әҗмәкәй авылында ачылган яңа урта мәктәпкә хәрби дәресләр мөгаллиме итеп билгеләнә. Балаларда хәрби-патриотик, туган илне ярату хисе тәрбияләүгә зур көчен куя. Балалар белән хәрби документлар, гаскәри киемнәр, орден-медальләр, мактау кәгазьләре һәм башка әйберләр җыеп, мәктәптә "Дан" музеена нигез салына. Музей эшчәнлеге тирә-якта киң таныла. Монда район һәм республика семинарлары еш үткәрелә.

    1974 елны Яңа поселогында яңа мәктәп ачыла. Таһир Бари улына ике мәктәптә дә хәрби дәресләр мөгаллиме булып эшләргә туры килә. Кайвакыт рус теле һәм әдәбияты дәресләре алып баруны кушалар. Шулай берчакны Н. Некрасовның "Кому на Руси жить хорошо?" поэмасы буенча дәрес үткәргәндә, Мәскәүдән, РСФСР мәгариф министрлыгыннан инспекторлар килеп төшә. Дәрескә кереп утыралар, дәфтәрләренә нәрсәләрдер язалар. Ә мөгаллим Таһир Шәйморатов элеккеге авыл күренешен сурәтләгән картиналарга карый-карый дәрес аңлата, укучыларны да актив әңгәмәгә тарта. Атна буе барган тикшерү нәтиҗәләре педагогик советта карала һәм шунда Таһир Бари улы үткәргән дәрес иң яхшысы дип табыла. Шушы вакыйгадан соң укытучының абруе күтәрелә һәм 1975 елны Таһир Шәйморатовның мәктәп директоры итеп билгелиләр. Ул мәктәптә укучы һәркемнең үз эзе калсын дип мәктәп яны бакчасын тәртипкә китерә. Балалар алмагачлар, чияләр, карлыганнар, кура җиләкләре утырталар. Түтәлләрдә төрле-төрле яшелчәләр, чәчәкләр үстерәләр. Директор шулай ук "Солнышко" балалар лагерен оештыра, соңга таба ул район күләмендә таныла. Лагерьда район яшьләрен хәрби яктан чыныктыруда унбиш көнлек сборлар үткәрелә. Югары сыйныф укучылары белән уздырылган мондый хәрби-патриотик тәрбияне Союз күләмендә күреп, Яңа поселогы мәктәбе тәҗрибәсен өйрәнергә илнең төрле төбәкләреннән киләләр. Бу хакта директор Т. Шәйморатов 1980 елны Киев шәһәрендә узган педагогик укуларда үз тәҗрибәсен уртаклаша. 34 ел буе Яңа поселогы гомуми белем бирү урта мәктәбе директоры булып эшләгән чорда бик яхшы педагоглар коллективы туплана. Укулар татарча һәм русча алып барыла. Ни үкенеч, бүгенге көндә мәктәптә белем бирү бары тик рус телендә башкарыла.

    Мөхтәрәм Т. Шәйморатов җитәкчелек иткән чорда мәктәпне 3300 укучы тәмамлый, шуларның 56сы алтын-көмеш медальләргә лаек була. Мәктәпне тәмамлап, мөстәкыйль тормыш юлына аяк баскан, югары уку йортларында белем алган һәм төрле өлкәләрдә эшләүче фән кандидатлары Вячеслав Евтушенко, Вероника Кадушкина, Гөлназ Хәйруллина һәм башкалар белән хаклы горурлана Таһир Бари улы.

    Юбилярга иң изге теләкләрне беренчеләрдән булып тормыш иптәше Светлана Гомәр кызы, балалары - югары педагогик белем алган, мәгариф өлкәсендә эшләгән улы Илдар һәм кызы Тәнзилә ирештерә.

    РСФСРның атказанган укытучысы, СССР халык мәгарифе отличнигы, РСФСР мәгариф отличнигы, КамАЗ төзелеше ударнигы, ТРның Мактау грамотасы иясе һәм белем бирү өлкәсендәге уңышлары өчен аерым билге белән бүләкләнгән юбилярыбыз Таһир Бари улы Шәйморатовка сәламәтлек, тигез тормыш, иҗади уңышлар теләп килә торган телеграмма-хатларына без, редакция коллективы да кушыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: