Якты юл
  • Рус Тат
  • Бүген укытучының яңалыкны алдан күрә белүе мөһим

    Мәгариф системасы соңгы вакытта җитди һәм тирән үзгәрешләр кичерә. Үткән елларда август киңәшмәләренең төп темалары буларак, төп белем белән өстәмә белем бирүне берләштерү, тармакка электрон технологияләр кертү күтәрелсә, быел мәгариф хезмәткәрләре тормыштагы үзгәрешләр белән бер адымда барырлык шәхес тәрбияләү хакында фикер алышалар. Республика август конференциясе дә «Татарстан: инновацион регионда мәгариф»...

    - Рамил Робертович, электрон технологияләр кертү, мәктәпләрне җиһазлар белән баету уңай күренеш, ә иртәгә ни буласын күз алдына китермәгән җәмгыятьтә югалып калмаслык шәхес тәрбияләү өчен бүген укытучы яисә тәрбияче нишләргә тиеш?
    - Беренчедән, ул алдынгы технологияләр белән таныш булырга һәм һәр яңалыкны кабул итәргә, һөнәри күнекмәләре өстендә эшләргә, аларны сыйфатлы итеп балаларга тапшырырга тиеш. Ә бу эшләрне башкару өчен дәрестән тыш чаралар үткәрү, балаларга биргән белемне гамәлдә ныгытырга кирәк. Аннары, балаларны кызыксындырган уку йортлары, предприятиеләр белән һәрвакыт элемтәдә тору мөһим. Оешмаларга нинди кадрлар кирәк, яшьләрдән алар ниләр көтә - әнә шул таләпләрне күздә тотып эшләргә тиеш укытучы. Һәм предприятиеләрнең үзләренең дә кызыксынган булуы шарт. «Бизнес уңышка ирешсен өчен ул мәгарифкә өйләнергә, бу гаилә җәмгыятькә һәм дәүләткә файда китерергә тиеш» дип, бик тә кызыклы фраза китерделәр бит республика август конференциясендә дә. Бүгенге көн чыннан да шуны таләп итә, чөнки кадрларсыз җитештерү юк. Укытучының бүген һәр яңалыкны эләктереп кенә калмавы, аны алдан күрә белүе дә бик мөһим.
    - Республика киңәшмәсендә Татарстан мәгариф системасының үсеш стратегиясен дә күз алдыннан үткәрделәр. Сезнеңчә ничек, егерме елдан соң киләсе җәмгыятьтә яшәр өчен бүген укучының нинди күнекмәләргә ия булуы мөһим?
    - Егерме елдан соң, әлбәттә, тормыш бүгенгедән бик нык аерылачак. Егерме ел элек укыган балалар белән хәзергеләрне чагыштырып карыйк. Элек мәгариф системасы консерватив иде әле, ә хәзер, күрәсез бит, яңалыклар көн саен кереп тора. Минемчә, бала да тормыштагы үзгәрешләрдән бер адым да артта калырга ярамаганын аңлап үсәргә, булган белеме белән генә чикләнмәү, яңаны өстәү теләге анда беркайчан да сүрелмәскә тиеш. Ә бу сыйфатларны тәрбияләүче, әлбәттә, укытучы.
    - Заман таләп иткән белемне бирү өчен мәгариф учреждениеләрендә җитлеккән кадрлар булырга тиеш бит әле. Бу яктан районда хәл ничегрәк?
    - Узган уку елында районда 608 педагог эшләде. Шул исәптән 143е бакчаларда, 144е - өстәмә белем бирүчеләр. Мәгариф системасында 21 яшь белгеч үзен сынады. 2014 елның беренче сентябреннән тагын 14 кеше хезмәт юлын башлар дип көтелә. Укытучыларның - 88,5, тәрбиячеләрнең 60 проценты югары һөнәри белемле. Узган ел 122 кеше аттестация үтеп, 81е квалификация категориясен күтәрде.
    Белем дәрәҗәсен арттыру өчен укытучылар курслар үтеп торалар. Киләсе елга мондый укуларга 97 кеше барыр дип планлаштырыла. Бәтке, Круглое Поле, Мәләкәс, Кнәз, Күзкәй һәм Яңа поселогы педагоглары XXI гасырда яңача белем бирү буенча тренинг үттеләр. Бәтке мәктәбе республикада XXI гасыр укучысын тәрбияләүче иң яхшы 50 мәктәпнең берсе булды. Сингапур тәҗрибәсен үзебезгә кертүне дәвам итәбез. Июль аенда Кнәз мәктәбеннән Лилия Хөрмәтуллина Сингапурда стажировка узды. Мәгариф оешмалары җитәкчеләре «Дәүләт һәм муниципаль идарә. Менеджмент» программасы буенча курслар үтә. Шулай ук «Ел укытучысы», Ел тәрбиячесе», «Ел сыйныф җитәкчесе» кебек конкурслар квалификацияне күтәрүнең, тәҗрибәңне башкалар белән уртаклашуның бер чарасы. Бәтке, Круглое Поле, Мәләкәс, Кнәз мәктәпләре, Круглое Поле, «Татарстан» совхозы, Сосновый Бор, Яңа поселоклары, Новотроицкое авыллары балалар бакчалары мондый бәйгеләрдә аеруча актив катнаша. «Алгарыш» дәүләт программасы кысаларында педагогларыбыз Бөекбританиядә, Финляндиядә булып кайттылар. Республика проектларының берсеннән дә читтә калмыйбыз, бу эшләр барысы да белем бирүнең сыйфатын камилләштерү максатында башкарыла. Гомумән, хезмәттәшлекне, тәҗрибә уртаклашуны, җаваплылыкны, компетентлылыкны без район мәгарифенең социаль ресурсы итеп куябыз.
    - Узган уку елындагы уңышларыгызга, куанычлы вакыйгаларга да тукталсагыз иде.
    - Белем бирүнең сыйфаты буенча республикакүләм рейтингта без бүген шәһәр һәм районнар арасында - 14нче, ә авыл районнары арасында икенче урында торабыз. Математика фәнен укыту буенча район республикада иң яхшы өч районның берсе буларак билгеләнде. Аның нәтиҗәсе - җиде мәктәптә республика исәбеннән математика кабинетлары җиһазланачак. Биклән мәктәбенең математика укытучысы Тәслимә Исмәгыйлева икенче республика дистанцион олимпиадасында җиңүче, Кнәздән Гөлнара Сәйфетдинова һәм Римма Хәбибуллина призерлар булды.
    Электрон юл белән күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне популярлаштыру, укучыларда актив яшәү рәвеше тәрбияләү максатыннан үткәрелә торган «IT-чемпион» конкурсында безнең район иң актив катнашучылар рәтендә. Барлык мәктәпләр дә анда теркәлгән, укучыларның 78 проценты катнаша. Уңай эшебез ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Рәхмәт хатлары белән билгеләнде.
    Елның тагын бер күңелле вакыйгасы - быел Круглое Поле «Зәңгәр вагон» бакчасының балаларны ике дәүләт телендә укыту буенча югары күрсәткечләргә ирешеп, 1 млн сумлык грант отты.
    Яңа уку елыннан республиканың 34 районында, шул исәптән безнең Биклән мәктәбендә IT-сыйныфлар эшли башлаячак. Аларның максаты - 10нчы сыйныфларда укучыларның мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне куллануда компетентлыгын булдыру һәм укучыларга һөнәри юнәлеш бирү.
    Киләсе уку елының тагын бер яңалыгы - балалар бакчаларына федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү буенча быел Шилнәбашның «Тополек» мәктәпкәчә белем һәм тәрбия учреждениесе эксперимент мәйданчыгы булачак.
    - Ел дәвамында биргән белемне хәзер БДИ нәтиҗәләре билгели. Белүемчә, соңгы елларда районда аның күрсәткечләре начар түгел.
    - Ике ел рәттән инде тугызынчылар да, унберенчеләр дә математикадан имтиханны тулы составта тапшырды. Һәм ике елда да күрсәткечләр республиканыкыннан югарырак. БДИ һәм Бөтенроссия олимпиадасы нәтиҗәләре буенча республиканың иң яхшы 100 мәктәбе арасына безнең 8 мәктәп керде. Алар - Иштирәк, Кнәз, Кече Шилнә, Калмаш, Бәтке, Круглое Поле, Мәләкәс, Яңа поселогы мәктәпләре. Кнәз һәм калмашлылар - беренче 40 урын эчендә. Югары балл җыйган икешәр-өчәр бала әзерләгән укытучыларыбыз бар.
    - Районда бакча һәм мәктәп яшендәге балаларның артуы күзәтелә. Быел беренче сыйныфка керүчеләр саны да узган еллар белән чагыштырганда күпкә югары икән.
    Әйе, узган елларда беренчегә керүчеләр саны 280-290 тирәсендә тирбәлсә, быел алар 350дән артык булачак. Әлбәттә, күпчелеге шәһәр яны авылларында. Мәсәлән, Кнәз һәм Бәткедә быел 50шәр, Круглое Поле һәм Яңа поселокларында 35әр бала беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Шунысы сөендерә - бер генә мәктәпнең дә беренче сыйныфы буш калмаячак. Ә бакчаларда узган ел 1500 бала тәрбияләнсә, быел ул сан 1540ка җитте.
    - Рамил Робертович, тармакта хәл итәсе проблемалар да юк түгелдер. Бакчаларда урыннар җитәрлекме, киләчәктә төркемнәр ачу, мәгариф объектлары төзү күздә тотыламы?
    - Өч яшьтән өлкәнрәк балалар, нигездә, юлламалар белән тәэмин ителгән. Ләкин бакчаларда урыннар җитмәү проблемасы көннән-көн көчәя. Аеруча бу Круглое Поле, Бәтке, Шилнәбаш, Яңа поселогы, Кече Шилнә, «Татарстан» совхозы поселокларына кагыла. Балалар бакчалары биналары шулай ук капиталь ремонтка мохтаҗ. Бакчаларның күбесенең төзелгәненә 30 елдан артык. Аеруча түбәләрне алыштыру кирәк. Төзелешкә килгәндә исә, киләсе уку елында Сосновый Бор поселогында 80 урынлык бакчага нигез салу, Шилнәбашның «Тополек», Мусабай-Заводның «Кояшкай» балалар бакчаларында өстәмә төркемнәр ачу планлаштырыла.
    Мәктәпләрдә исә, кабинетлардагы өстәл, парта кебек җиһазлар яңартуны сорый. Шуны да билгеләп үтәсе килә, республика программасы кысаларында өч елда ун мәктәп ремонтланды, «Уңай мохит» программасы буенча Круглое Поле мәктәбендә инвалид балаларны укыту өчен барлык шартлар тудырылды. «Үз мәктәбеңә ярдәм ит» республика акциясе, балалар бакчаларында тәрәзәләрне алыштыру буенча район акциясе дәвам итә. Акчалата ярдәм итүчеләргә һәм подрядчыларга без бик рәхмәтлебез. Гомумән, укыту һәм тәрбия эшендә катнашкан һәркемгә бүген олы рәхмәтемне җиткерәсем, барыбызны яңа уку елы башлану белән котлыйсым килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: