Якты юл
  • Рус Тат
  • Балаларга багышланган гомер

    Ярослав өлкәсенең Углич шәһәрендә педагогия училищесын тәмамлаган яшь белгеч Людмила Медведева 1973 елда Татарстанга эшкә юллама ала. Казанда Мәгариф министрлыгында аны бик җылы каршы алып, Чаллы, хәзерге Тукай районына җибәрәләр. Кызганычка каршы, башлангыч мәктәптә урын булмый, ә яңа юллама артыннан кабат Казанга барырга Людмила баш тарта. Яшь кызның принципиальлеге РОНО...

    "Яңа поселогына килдем. Карасам - әйләнә-тирәдә бары чокыр-чакыр һәм төзүчеләр вагоннары гына. Поселокта берничә йорт һәм икенче каты төзелеп килүче мәктәптән башка берни дә күренми. 1 сентябрьгә кадәр нибары ун көн калган. Мәктәпнең әле бинасы да, парталары да юк иде, бары укучылары гына: беренчегә баручы 4 сабый һәм өченчегә керүче 6 бала түземсезләнеп уку елы башланганын көтә. Үзем - әле яңа гына укуны тәмамлап кайткан һәм бернинди тәҗрибәсе дә булмаган яшь укытучы. РОНО төзү-монтаж җитәкчеләре белән яңа мәктәпнең төзеләсе урынын хәл иткән вакытта, мин Алабугада мебель фабрикасын эзләп йөрдем. Тырышлыгым бушка булды - 1 сентябрьгә инде анда бернинди мебель калмаган иде. Ун көн билгесезлек. Мәктәпнең кайда урнашасын, парталарны кайдан юнәтергә, ничек мәктәпне ачып җибәрергә белмим. Геодезия башлыгы В. Глухов мәктәпнең эшчеләр ашханәсенең дүрт бүлмәсендә урнашасын әйтте. Әлеге бинаның янына якынлашкач, "Мәктәп" дип язылып эленгән тактаны күреп алдым. Бүлмәләрнең берсендә Әҗмәкәй мәктәбеннән кайтарылган 5 парта тора иде, стенада - төзүчеләр ясап куйган такта. 1 сентябрьдә мин 10 баланы әнә шул бинада кабул иттем. Педучилищеда истәлеккә дип бирелгән кечкенә кыңгырауны чыңлатып, башлангыч мәктәпнең ишекләрен ачып җибәрдем. Бу мәктәптә ике ел эшләү дәверемдә мин директор да, укытучы да, техник хезмәткәр дә булдым", - дип искә ала хезмәт юлының башлангыч елларын Людмила Николаевна. Яңа поселогы мәктәбенең беренче мөгаллимәсе Людмила Федотова әлеге мәктәптә инде 40 ел эшли.

    1975 елның сентябрендә поселокта сигезьеллык мәктәп ачылгач, яңа директор билгеләнә, яшь белгечләр кайта. Алар арасында безнең якташ, Елизаветино авылында туган Павел Алексеевич Федотов та була. Ике яшь белгеч - Павел һәм Людмила, бер-берсенә булышып, тәҗрибә уртаклашып, башлангыч мәктәптә эшләп китәләр. Балаларны дөньяны танып белергә, туган якның матурлыгын күрә белергә өйрәтәләр.

    Яраткан эшләре, бердәм максат һәм омтылышлары яшьләрне якынайтып, матур мәхәббәт хисенең бөреләнеп китүенә сәбәпче була, һәм 1977нче елда Яңа поселогында тагын бер яшь гаилә барлыкка килә. Шул вакыттан бирле Людмила һәм Павел Федотовлар бер юлдан атлыйлар. "Тормыш ул агымсу кебек. Акканын сизмисең дә. Әле кичә генә кияүгә чыккан идем төсле, борылып карасаң, инде 35 ел үтеп киткән. Үзара тату, аңлашып яшәгәнгә гомернең үтеп киткәне дә сизелмәгән. Мәктәп тормышы белән кайнап яшәп, үзебез эшләгән урынны матурларга, күркәм итәргә тырыштык. Гомер буе бер-беребезне ярты сүздән аңлап яшибез. Улыбыз Станислав быел Кама автомеханика техникумын бетерде", - дип искә ала Людмила Николаевна.

    Бүген Федотовлар үз укучыларының балаларын укыта. Уйлап карасаң, шушы гомер эчендә күпме бала беренче укытучылары белән бергәләп мәктәп бусагасын атлап кергән! Бүген аларның барысы да тирән хөрмәт һәм ихлас җылылык белән үзләренең беренче укытучыларын искә ала. Павел Алексеевич та, Людмила Николаевна да - иҗади омтылышлы, таланты педагоглар. Гади генә дәресне дә мавыктыргыч һәм бала күңелен кызыксындырырлык итеп үткәрә беләләр. Икесе дә - мәгариф отличниклары, күп тапкырлар районның мәгариф бүлеге Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән, республиканың Фән һәм мәгариф министрлыгының "Иң яхшы укытучы" билгесенә лаек булган укытучылар.

    Үзләре турында күп сөйләргә яратмый Федотов. Ә бит әлеге талантлы педагоглар исеменә интернет аша рәхмәт сүзләре язылган күпме хатлар килә, аларга шалтыраталар, киңәшләрен сорыйлар. Яраткан укытучыларыбыз быел 60 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. Алардан белем алган берничә буын укучыларның беренче укытучыларына әйтер сүзләре бик күп.

    "Укучыларга белем нигезләрен бирү, балаларны ярату, хөрмәт итү - тормышыбызның төп максаты һәм яшәвебезнең мәгънәсе. Кайчандыр, безнең кулларыбызга тотынып, мәктәп бусагасын атлап кергән 7 яшьлек сабыйларның үсеп җитеп, тормышта үз урыннарын табуыннан, һәм озак еллар үткәннән соң безгә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итеп искә алуыннан да зуррак бәхет юк дөньяда", - диләр Федотовлар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: