Якты юл
  • Рус Тат
  • Теләнче Тамак халык театрының “Кайту” спектаклен тамашачы бик җылы кабул итте (фото)

    7 май көнне Теләнче Тамак халык театры авылның мәдәният йортында Риза Ишморат әсәре буенча куелган "Кайту" спектаклен күрсәтте. Әлеге спектакль тамашачылар өчен Бөек Җиңүнең 70 еллыгына гаҗәеп бүләк булды. Драма сугыш кырында аягын имгәтеп кайткан Хәмит язмышы, авылдашларының сугыш чорында күргән авырлыклары турында. "Сугыш... заманасы шундый бит, картлары яшәрде, бала-чага,...

    7 май көнне Теләнче Тамак халык театры авылның мәдәният йортында Риза Ишморат әсәре буенча куелган "Кайту" спектаклен күрсәтте. Әлеге спектакль тамашачылар өчен Бөек Җиңүнең 70 еллыгына гаҗәеп бүләк булды.

    Драма сугыш кырында аягын имгәтеп кайткан Хәмит язмышы, авылдашларының сугыш чорында күргән авырлыклары турында. "Сугыш... заманасы шундый бит, картлары яшәрде, бала-чага, яшьләре өлкәнәеп китте, хатын-кызларын танырлык та түгел, барысы да кырда", ди Ишнияз карт. Спектакль, беренче чиратта, тәрбияви яктан әһәмиятле. Халык җырлары, мәкальләр, юмор белән сугарылган ул. Режиссер буларак, мин анда бүген сәхнәләрдә сирәк яңгырый торган гармун моңнарын да кертергә тырыштым.
    Спектакльдә катнашкан актерлар үз рольләрен бик оста башкардылар. Театрда 2нче Бөтенроссия смотр лауреатлары Наилә Зарифуллина, Сәетнур Шәймарданов, Манзума Шәймарданова, Рузалин Хабибуллиннар үз рольләрен җиренә җиткереп, һәр образны халык күңеленә кереп калырдай итеп уйнадылар. Алар уйнаганда урыны белән тамашачы көлеп тә алды, кайчак сискәнеп, шүрләп тә куйды. Кыскасы, спектакль бик җанлы үтте. Төп рольне - Хәмит ролен С. Шәймарданов башкарды. Спектакльнең төп йөген күтәреп баручы хатын-кыз образын - Мөршидәне гәүдәләндерүгә Найлә Зарифуллина алынды. Шулай ук Ишнияз карт белән Хәнифә карчык ролен уйнаган Илдус Файзуллин белән Гөлҗәннәт Арсланованы да яратып кабул итте тамашачы. Сугыш чорында өлкән буынның язмышын, кичерешләрен чынбарлыктагыча ачып бирде алар.

    Драмада сугыш үзе сурәтләнми, ә тормыш чынбарлыгы гына итеп бирелә. Сугышчы образы бар һәм аны автор сугыш кырында итеп түгел, ә гадәти шартларда күрсәтә.
    Сугыш үзе күренмәсә дә, аның барлыгын, кешеләргә газап китерүен образларның күңел кичерешләре аша күрдек. Сугышка карата нәфрәт хисләре, бигрәктә, япон сугышыннан яраланып кайткан, хәзерге көндә бронь белән сугыштан калган Ильяс ( Рузалин Хәбибуллин) образында.

    Яшь артистыбыз Ислам Камалов образны оста башкаруы белән тамашачыларны гына түгел, бәя куярга килгән кунакларны да шаккатырды.
    Зәкия образын башкарган Сәгдиева Рәмиләне, Мәхмүзә образында Манзума Шәймарданованы халык һәр чыгышы саен алкышларга күмеп озатып калды. Зәкиянең Сабирга (Илгиз Шарифуллин) булган эчкерсез мәхәббәте сугыш авырлыкларын да онытып торырга мәҗбүр итте.

    Артистлар да, үз чиратында, сугыш елларындагы мохитне тудырып, шул дәһшәтле елларның аянычлы язмышларын төгәл гәүдәләндерә алуына чиксез шат иде. Спектакль беткәч, авыл җирлеге башлыгы Рамиль Нәҗметдинов барлык катнашучыларны да уңышлы чыгыш ясаулары белән тәбрик итте һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: