Районкүләм «Битлек» театр фестивале - финиш сызыгында
Мәдәният

Районкүләм «Битлек» театр фестивале - финиш сызыгында

Тукай районында «Битлек» театр фестивале бара.

Фестиваль кысаларында авыл үзешчәннәре үзләре әзерләгән спектакльләр тәкъдим итте. Бүген, 9 апрельдә, Иштирәк авылы үзешчәннәре "Битлек" фестиваленә нокта куя. Соңыннан жюри әгъзаларына иң шәп театр коллективлары арасыннан иң-иңнәрен сайлап аласы була.

Иштирәк авылы театр коллективы "Кызыма кияү" дип исемләнгән спектакль тәкъдим итәчәк. Башлана 19 сәгатьтә.


Нет комментариев