Якты юл
  • Рус Тат
  • Илһамыбыз – җыр ханыбыз

    Машинада җилдәй элдерүче юлчы, син бер генә мизгелгә туктап, юл чатындагы алтактадагы язуга игътибар иттеңме: "Яңа Бүләк авылы - җырчы Илһам Гыйльметдин улы Шакировның туган авылы".

    Олы трассадан Сарманга барышлый борылып, урман кардоны янындагы биек төз нарат һәм каен урманнарын үтәсең, Яңа Бүләккә килеп керәсең. Кышын да, җәен дә, искиткеч матур табигатьле авыл. Кешеләре ягымлы, урамнары төзек, йортлары һәм капкалары бизәкләп буялган. Клубка яки мәктәпкә, авыл очындагы җырчының иҗат йортына керсәң, "рәхим итегез, безнең киң күңелле, ачык йөзле авылыбызга" дигәндәй, моң иясе Илһам Шакировның зур фотосурәте каршылар… Шунда ук җыр укытучысы атаклы авылдашының тәрҗемәи хәле белән таныштырыр. Илһам 1935 елның 15 февралендә зәмһәрир салкыннан өй бүрәнәләре шартлап ярылган көнне игенче Гыйльметдин белән Нуриәсма гаиләсендә алтынчы сабый булып дөньяга килүен әйтер. Кечкенәдән үк тормышның кайгы-хәсрәтен татырга туры килүен сөйләр. 1937 елның шомлы бер төнендә оста куллы әтисе Гыйльметдинне НКВД кешеләренең, имештер, "ул - халык дошманы" дип кулга алулары һәм шул көннән аның хәбәрсез югалуы турында ишетерсең. Күп еллар үткәч кенә, аның гаепсез булуы, суд карарының юкка чыгарылуы һәм Гыйльметдин аганың аклануы турында хәбәр алына. Аңарчы гаилә әгъзалары һәр адымда түрәләрнең кырын карашын тоеп яшиләр. Ул гына түгел, гаиләгә ил өстенә килгән сугыш золымы өстәлә. Илһамның әтисе урынына калган олы абыйсы Имаметдинны сугышка алалар, әнисе Нуриәсма апа, улының исән-сау кайтуын теләп, күңеленнән догалар укый. Әмма теләге чынга ашмый - көннәрдән бер көнне хәрби частьтан алынган өчпочмаклы хаттагы кайгылы хәбәр җаннарны тетрәтә.

    Илһам Теләнче Тамакка йөреп укый. Язын инеш буендагы куаклыклар, яшел болыннар аша мәктәпкә барганда-кайтканда бөтен җиһанны таң калдырып җыр сузган егетне басудагы апа-абыйлар аягүрә торып тыңлыйлар. Беренче тыңлаучылары - дуслары, сабакташлары, авылдашлары. Моң аша халыкның өмет-сагышларын күңел түренә салган егетебез Илһам Шакиров "Сарман", "Кара урман", "Әллүки", "Тәфтиләү"ләрне оста башкара, аһәңнәре белән тамашачыны әсәрләндерә, күз керфекләрен чыландыра.

    Казан. Музыка училищесы. Консерватория. Вокал белемен чарлый. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артисты буларак Россиянең һәм чит илләрнең татарлар яшәгән кайсы гына почмагында булмады икән ул. Татар җырының бай хәзинәсен башка милләтләргә җиткерү, таныту ягыннан да зур эш башкарды. "Сәгать чылбыры", "Мәдинәкәй", "Кара урман", "Уел", "Тәфтиләү" кебек җырларга канат куеп, янәдән халыкка кайтарды. Илһам Шакировның җырлау алымын, үзенчәлеген искә алып, фәкать ул башкарсын дип күп кенә композиторларыбыз көйләр иҗат иттеләр. Шундыйлардан Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Мансур Мозаффаров, Вадим Усманов һәм башкаларны күрсәтергә була. Үзе дә күңеленә ятышлы җыр сүзләренә көйләр язды һәм башкарды. Ләбиб Айтуганов сүзләренә үзе көй язып, үзе җырлаган "Һаман истә", Әхмәт Ерикәй сүзләренә "Идел буе каеннары", Гамил Афзал сүзләренә "Гөлмәрьям"нең көйләре авторы Илһам Шакиров булуын тамашачылар яхшы белә. Радиодан Илһам Шакиров башкаруындагы "Һаман истә" җыры яңгырый.

    "Яктыра күңел кырларым,

    Ал кояш нуры сипсә…

    Күңелемнән чыкмый һич тә.

    Истә туган як, истә".

    Туган ягы, туган авылы Яңа Бүләге бик якын аңа, җырында җырланганча, беркайчан да исеннән чыгармый аны, Сабан туйларында якташларын, авылдашларын искиткеч моңлы тавышы белән сокландырып китә. Кышын да матурлыгын җуймаган наратларыннан, ап-ак каеннарыннан илһам алып, дәртләнеп җырлый Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, татар халкының сөекле җырчысы, якташыбыз Илһам Гыйльметдин улы Шакиров. Бүген туган көнендә аңа ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, иҗат уңышлары телибез.

    Теги: музыка
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: