Якты юл
  • Рус Тат
  • Иҗат дөньясы – рухи чишмә ул, ди музыка укытучы Рафикъ Дәминов

    Быел май аенда Татарстан мәдәният министрлыгының традицион культураны үстерү республика үзәге төбәкара татар җыры һәм фольклор фестивале уздырган иде. Анда район сәнгать мәктәбенең Мус. Завод филиалы укучысы Чулпан Сафина икенче дәрәҗә дипломга лаек булды. Күп тә үтмәде әлеге филиал укучысы Айдар Хөсәенов I республика зона фестивалендә I дәрәҗә диплом белән...

    Ашкынучан, тынгысыз холыклы, төскә-биткә чибәр, талантлы бу ир-егетне мин бик күп еллар беләм. Беренче очрашуыбыз нәкъ менә 34 ел элек булган икән. Бер көнне район мәгариф бүлеге инспекторы редакциягә кереп: "Әйдәгез әле, мин сезне бик кызыклы музыка укытучысы белән таныштырам. Борды мәктәбендә укыта ул. Кайчан гына шөгыльләнә башладылар, укучылары, мәш килеп, баянда уйнап яталар", - ди. Бу бит әле авыл мәктәпләрендә музыка укыта башлауның беренче карлыгачлары иде. Беренче очрашуыбыздан алган иң истәлеклесе - малайлар өстәл тирәсенә җыелганнар, нәрсә турындадыр тыныч кына сөйләшәләр. Укытучылары - үсмер малайны хәтерләткән, зәңгәр күзләре нур чәчеп торган яшь егет.

    - Безнең дипломлы музыка укытучысы Дәминов була инде бу, - дип таныштырды юлдашым. Хәтеремдә, без музыка дөньясы, авыл балаларын күпкырлы шәхес итеп үстерү өчен музыка грамотасына да өйрәтү зарурлыгы турында сөйләштек. Яшь педагогның үз планнары, музыка дөньясы турында тәэсирләнеп сөйләве сокландырган иде мине...

    Аннан соң күпме сулар акты, төймәгә тезгәндәй, ел арты еллар узды. Мин менә тагын ул укыта торган музыка классы бүлмәсендә. Дөресен әйтим, ир-атның нәни генә бүлмәне гадәти иҗат учагына әверелдерүен күреп сокландым. Гади генә җиһазлар, стенадагы атаклы татар музыкантлары, җырчылары портретлары үзенчәлекле бер рух, җылылык биреп тора. Быел Рафикъ Сабирович биредә курайчылар әзерли, вокал дәресләре бирә.

    Ишеткәнемчә, аның Казанда калу, анда колачлап иҗат итү мөмкинлекләре дә булган. Институтта укыганда ук, егетнең талантын күреп, композитор Риф Гатауллин аны "Чишмә" вокаль-инструменталь ансамбленә чакыра. Студентка аз булса да акча эшләү җае да бит әле бу. Чөнки сабый чактан ук ул бары тик үз көченә ышанып яшәргә, дигән төшенчәне үзләштереп үсә. Баксаң, бу ансамбльдә ике ел эшләү егеткә осталык чарлау мәктәбе дә әле. Киләчәктә музыкага хезмәт итү юлында бу бик әйбәт мая була.

    Авыл баласына, бигрәк тә ул елларда, музыка дөньясына барып керү җиңел түгел иде. Рафикъ Сабирович та мәктәпне тәмамлагач, Казанда һөнәр училищесында укый. Кыручы-станокчы һөнәрен ала. Ә күңелендә - гармун моңы, музыка дөньясы. Алты яшеннән гармун уйнап, авылдашларының тормышын бизәгән малай бит ул.

    - Беренче сыйныфта укыган чагым, күршеләрдә гармун бар, аның тавышын, дөньямны онытып, әсәрләнеп тыңлыйм. Керәм дә гармун шыгырдатам, көй чыга. Әти моны ишеткәч, тальян алып кайтты. Малай чакның иң зур шатлыгы иде ул, - дип искә ала бүген музыкант.

    Нәни гармунчыны яшьләр толыпка, юрганга төреп, чанага утыртып аулак өйләргә алып китә торган булалар. Ә анда - борынгы такмаклар, сынамышлар, төрле уеннар. Соңыннан, инде музыка белгече булып, авылга кайткач, аның фольклор ансамбльләр оештыруы, үзе җитәкләгән коллективлар белән район, республика фестивальләрендә катнашуы, бәлки, шул чагыннан ук киләдер дә әле.

    Хәтердә, "Якты юл" газетасында Борды мәктәбенең вокаль-инструменталь ансамбленең "Идел" республика программасында катнашуы һәм уңышлы чыгыш ясавы турында язып чыккан идек. Бүләкләр алып кайттылар алар. Ә менә Рафикъ Сабирович хәтерендә дипломнар алу түгел, балаларның якты бер гамәле исендә калган.

    - Самолет белән Казанга очканда балаларның шатлыгын күрсәгез иде. Ул гына түгел, көч-хәл белән мин бераз апельсин юллап алдым. Балалар авыз итсен, исләрендә калсын, янәсе. Һәрберсенә таратып чыктым. Беләсезме, берсе дә ашамады аны - әниләренә алып кайттылар, - диде ул, матур хатирәләргә бирелеп.

    Шушы ук ансамбль 1984 елда "Бәхетле балачак" телевизион тапшыруында җиңүче булып, гала-концертта катнашкан иде. Талант ул менә шулай чарлана. Авыл баласының Ходай биргән сәләте йомылып калмасын өчен музыка дәресләренең, шөгыль түгәрәкләренең роле зур.

    Рафикъ Дәминов иҗади хезмәт юлында төрле яшьтәге төркемнәр белән эшләде. Авылның җырга, музыкага хирыс кешеләре дә аның тирәсенә тупланды. Бордының вокаль керәшен ансамбле ничә еллар гөр килеп эшләде, аларның чыгышын яратып карыйлар иде. Ул коллектив әле бүген дә уңышлы эшләп килә.

    - 1990 елда "әбиләр"не республика фольклор ансамбльләр фестиваленә әзерләп алып бардым. Казанның "Татарстан" кунакханәсенә урнаштырдым. Без мондый зәвыклы кунак өен күрми үлә идек бит, мең рәхмәт сиңа, диләр артистларым. Миңа бу сүзләр, рәхмәтләр әллә нинди бүләкләрдән дә кыйммәтрәк. Ә ансамблебез "Буран әбиләре"нә дә биргесез иде ул чагында, - ди Рафикъ Сабирович.

    - Борды мәктәбенә кайтканда, мин әле бер студент кына идем, - дип искә ала ул. - Ул чагындагы мәктәп директоры Александр Касакин мине үз баласыдай кабул итте. Дөньяны, тормышны аңларга өйрәтте. Авыл баласына төрле яклы белем биреп үстерү иде аның нияте. Миңа укучыларны музыкага өйрәтү өчен бөтен шартларны тудырды.

    Рафикъ Дәминов бүген музыка дәресе бирүче генә түгел. Ул үзенең яраткан эшен дәвам итүчеләрне әзерли. Бордыдан Мус. Завод мәктәбенә күчеп эшли башлагач, баянчылар ансамблен оештыра. Анда йөргән Эльмир Ямалов (укыганда ук район сәхнәсе йолдызы иде инде ул) Казан университетының этнография факультетын тәмамлаган, аспирантурада укый. Елена Чумакова (Борды) төрле фестивальләр лауреаты булып, хәзер Чаллыда музыка көллиятендә һөнәр үзләштерә. Алмаз Гәрәев музыка мәктәбен тәмамлап, телевидениедә "Яшьләр тукталышы" тапшыруын алып бара.

    Бүген педагог курайчылар әзерли.

    - Курайга тын кирәк, җырчыга да. Бер-берсенә булышу бу. Мин, гомумән, музыка дөньясын тирәнтен төшенү өчен милли уен коралларында уйнарга өйрәтү зарур дим. Әйтик, баянда уйный икән, тальянга да өйрәнсен. Курайда уйный икән, флейтаны үзләштерсен. Музыка дөньясы тирән рухи чишмә бит ул. Кызыксындыра белсәң, яшьләрнең кызыксынуы көчле, алар һәр нәрсәне бик тиз элдереп ала. Ильвара Әхмәтвәлиева җыр белән мавыга, тавышы матур гына. Иске Абдулдан Чулпан Сафина, Ташкичү авылыннан Зилә Гыймаева безнең филиалга килеп йөри. Тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, музыка мәктәбендә шөгыльләнү логик фикерләүне киңәйтә. Уен коралларынмы? Курайларны осталарга биреп эшләтәбез. Район мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббарова 25 мең сумлык баян алып бирде. Призлы урыннар турында әйттек. Курайчыларым сөендерә дә башлады инде. Айдар Хөсәенов, әнә, зона фестивале җиңүчесе булды. Ярышларда җиңү генә төп максат түгел, әлбәттә. Төп ният - балаларга музыка белеме бирү.

    - Бүгенге сәхнә-эстрадага карашың нинди, бик күп ярышларда жюри әгъзасы да бит әле син, - дип үземне кызыксындырган соравымны бирәм.

    - Эстрада бүген, кызганычка каршы, сикереп, акырып-бакырып җырлаучы очсыз сәнгатьне генә кабул итәргә әзер. Тамашачы акны карадан аера белсен өчен, аларны зәвыклы сәнгать серләренә төшендерергә кирәк. Ә моны безгә мәктәп стеналарында ук эшләргә кирәк, - диде ул. - Мин үз-үземә шушы максаттан чыгып таләп куям.

    - Элек баянчылар, вокаль-инструменталь ансамбльләр белән күп эшләдең, хәзер курайчылар әзерлисең. Хикмәт нәрсәдә?

    - Курай тавышында кешенең кайгысын таратырдай илаһи көч, йөрәкләрне айкарлык, бәгырьләргә үтеп керерлек моң. Бүген безгә әнә шул моң, күп мәшәкатьле, болгавыр тормыштан бераз арындырып торырлык музыкаль хисләр давылы җитми.

    Әйе, мәдәният сарайлары буш тормый, анысы. Концерт артыннан концерт. Ләкин алар барысы да кешенең рухи дөньясына туры килми. Тамашачы күңеленә музыка культурасы иңдерү өчен нәкъ менә башлангыч музыка мәктәпләре, үзешчән сәнгать түгәрәкләренең әһәмияте зур.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: